Балыкбистәлеләр “Балкыш”ны балкыттылар
Шушы көннәрдә Арча район Мәдәният йортында һәвәскәр башкаручы ветераннар арасында «Балкыш» (“Сияние”) IX республика фестиваленең зона этабы узды.
Фестивальдә Арча, Әтнә, Теләче, Биектау районнарыннан килгән үзешчән артистлар белән берлектә, Балык Бистәсе мәдәният йорты директоры Илшат Кәримуллин, хормейстер Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге, 31 үзешчәннән торган, районыбыз иҗат коллективы да катнашты.
Безнекеләрнең чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде: үзешчән ветераннарыбызның фестиваль дипломанты булулары, Диплом белән бүлкәләнүләре шуны дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia