Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Арча районы Ташкичү авылында узган «Сөлгеле капка» IV ачык фольклор фестивалендә катнашып кайттылар.

18 июль көнне Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» IV ачык фольклор фестивале узды.

Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, район халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларның иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелеп килә. Быел да 
арчалылар фестиваль кунакларын олы хөрмәт, якты йөз белән, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбль чыгышлары белән бик матур каршы алдылар. Очрашу белән чәй табынына дәштеләр. Урам якта исә, күңелләргә дәрт өстәп, гармун моңнарына күмелгән җырлар яңгырады. Фестивальгә кемнәр генә килмәгән иде: керәшен татарлары, марилар, удмуртлар. . . Саный китсәң хәйран калырлык! Ул берсеннән- берсе матур киемнәр күз явын алырлык иде. Җыелышып беткәч, барлык халык - әби-бабайлар, апа-абыйлар, кызлар һәм егетләр  Сабантуй мәйданына төштек.
Чын бәйрәм Сабантуй мәйданына төшкәч башланды. Фестиваль кунакларын район Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениясе җитәкчесе Илфар Әюпов сәламләде һәм 
чараны оештыруда зур тырышлык  куйган Ташкичү Мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Быелгы чарада Арча, Норлат, Мамадыш, Яшел Үзән, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе, Теләче, Сарман, Биектау, Апас, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай чит төбәкләрдән - Оренбур өлкәсеннән һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланыннан килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Җырлар, такмаклар, берсеннән-берсе матур биюләр, скрипка, курай, гармун көйләре яңгырады, төрле йолалардан күренешләр карадык. Арчалылар коллективларның һәрберсе чыгыш ясаган саен, катнашучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне тапшыра бардылар. Фестивальгә Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина да чакырылган иде. Ул да җылы хисләрен белдереп, һәрбер катнашучыга рәхмәтләрен җиткерде. Оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Фестивальне арчалылар бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Әле төшке аш вакытында тәмле пылаулар, кайнар чәйләр белән  сыйладылар.
Ә без,"Мирас" ансамбле кызлары, фестивальдә "Моңнар кайтсын авылга" (Ризван Хәкимов көе, Рамил Чурагулов сүзләре) җырын башкардык. Күгәрчен авыл китапханәсеннән “Асылташ” дуэты татар халык җыры “Су юлы” җырын тәкъдим иттеләр. Тәберде Чаллысы авыл Мәдәният йортыннан “Умырзая” фольклор коллективы “Шәл өмәсе” күренешен күрсәтте.
Әлеге фестивальне оештыручыларга ихлас һәм чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! «Сөлгеле капка» фольклор фестивале озын гомерле булсын!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса