Балык тотуда чикләүләр
2021 елда Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы сулыкларында һәвәскәр балыкчылар һәм балык тоту оешмалары өчен язгы тыю вакытлары үзгәрде.
2021 елда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, аларга коючы елгаларда барлык һәвәскәр һәм балык тотучы спортчылар тарафыннан балык һәм башка су биоресурсларын тоту тыела. Бары тик ярдан бер калкавычлы кармак яисә кармаклар саны икедән артмаган донка белән тоту рөхсәт ителә.
Татарстан Республикасы территориясендә шулай ук сәнәгый (промышленность) балыкчылык өчен 2021 елның 25 апреленнән 5 июньгә кадәр тыелу кертелә.
Язгы уылдык чәчү чоры су биологик ресурслары популяциясен саклау өчен бик мөһим вакыт икәнлеген исегезгә төшерәбез. Шуңа күрә, биологик су ресурсларын законсыз тоту фактларына юл куймас өчен, бүлек инспекторлары, бу өлкәгә кагылышы булган башка ведомство вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасының балык хуҗалыгына караган сулыкларда көн саен патрульлек итүне планлаштырыла. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта, законсыз балык тоту белән шөгыльләнүче затларга, судноны һәм су биологик ресурсларын тоту коралларын алу, административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia