Балык Бистәсендәге кыр эшләре көндәлеге
Районыбызда язгы кыр эшләре дәвам итә . Игенчеләр өчен иң җаваплы чор бу. ”Язның бер көне ел туйдыра”, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Гасырлар дәвамында исбатланган сүзләр. Игенчеләр дә моны бик яхшы аңлыйлар. Һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланырга омтылалар.
14 апрельгә районыбызда 14500 гектар ( барлык мәйданың 97 проценты) күпьеллык үлән участоклары, 11000 гектар мәйданда (96%) көзге культуралар тукландырылган, 11400 гектарда туңга сөрелгән җирләр, 8900 гектар (59%) күпьеллык үлән участоклары тырмаланган.
600 гектарга якын мәйданнарда арпа чәчелгән. Чәчүгә беренчеләрдән булып “Кама-Агро” җәмгыяте, Рус Әшнәгеннән Шәйхетдинов крестьян- фермер хуҗалыклары игенчеләре керешкәннәр.
-Узган атна ахырында явып узган яңгырлар кыр эшләрен берникадәр тоткарлады әлбәттә. Әмма бу яңгырлар җиргә бик кирәк иде. Алар, бабайлар әйтмешли, туфракны утырттылар, дымга баеттылар. Мондый яңгырлардан соң җир тиз һәм тигез өлгерә. Алга таба синоптикларда җылы, коры һава торышы вәгъдә итәләр. Бу район хуҗалыкларына язгы кыр эшләрен тулы куәткә алып барырга мөмкинлек бирәчәк,-- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа