Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистсәсендә утырыш узды

Сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү һәм алкоголь эчемлекләр, сыра куллануны киметүне профилактикалау буенча район эшче төркеме җитәкчесе, муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә эшче төркем утырышы үтте.

 Анда район мәдәният учреждениеләрендә халкыбызның сәламәт яшәү рәвешен пропагадалаудагы эшчәнлекләре турында район социаль мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, җирле үзидарә оешмасының үз биләмәләрендә эчкечелек, наркомания һәм токсикомания күренешләрен профилактикалау буенча Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов, җирле үзидарә органнарында халыкка яшерен рәвештә спиртлы эчемлекләрне законсыз сату урыннарын ачыклау, наркотик матдәләр куллануны ачыклауда полициянең участок инспекторлары эшчәнлеге турында район эчке эшләр органында участок инспекторлары белән эшләү бүлеге башлыгы Тимур Нәҗметдинов чыгышлары тыңланды.
Лилия Кәримуллина үз чыгышында мәдәният учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә балалар арасында аеруча электрон тәмәке тарту күренешләренең еш кабатлануына зур борчылуын белдерде. Тимур Нәҗметдинов бу нияттән яшүсмерләр арасында тәмәке, шул исәптән электрон сигаретлар тарткан өчен җаваплылыклар хакында сөйләде. Балигъ булмаганнар арасында бу хәл өчен шактый зур авырлык аларның әти-әниләре җилкәсенә төшергә мөмкин, дип штраф салу күләмнәренең нык артуы турында искәртеп узды. Күптән түгел ул урыннан алынган сигналга ачыклык кертү һәм яшүсмерләр арасында тәмәке, электрон сигарет тартуны киметү буенча Котлы Бөкәш мәктәбендә булып, анда укучылар белән җитди әңгәмәләр үткәрүен белдерде. Утырышта шулай ук район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Зөлфия Гайнетдинова да электрон сигаретларның кеше сәламәтлегенә зыяны хакында сөйләде. Ул күпләрнең зыянсыз дигән ялгыш фикерләре үз-үзләренә төзәтә алмаслык зыян китерүләрен ассызыклап үтте. 
Утырышта районыбызда яшәүчеләр һәм укучы балалар арасында яман гадәтләрнең артып китүен чикләү буенча профилактик эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Шул максаттан җитди карарлар кабул ителде.  
 Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса