Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Үзәк чыршы утлары кабынды

Менә икенче ел инде Яңа елны каршылау тамашасы район үзәгендәге Үзәк чыршы янында оештырыла. Быел да аны ачу тантанасына халык күп җыелган иде.

– Бер ел бик тиз узып китте. Без янәдән бергә бәйрәм чыршысының утларын кабызырга, күңел ачарга җыелдык. Бергәләшеп район үзәген яңартабыз, аны тагы да ямьләндерәбез. Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм бәйрәм рухы теләп калам,–диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.
Үзәк чыршыны ачу чарасында үзешчән артистларыбыз чыгышы, күңелле тамашалар, балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Яңа ел бәйрәме алдыннан районда “Иң яхшы чыршы уенчыгы” конкурсы оештырылган иде. Шуның нәтиҗәләре буенча район башлыгы 8 катнашучыга Мактау грамоталары тапшырды.

Алинә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса