Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән шәһәрара автобус йөри башлаячак

 Күптән түгел райондашлар редакциягә борчулы хат белән мөрәҗәгать иттеләр: ни өчен шәһәрара автобус маршруты туктатылды? Ул яңадан торгызылырмы?

Күпләр автобус йөрүнең туктатылу сәбәбен транспортта «QR кодлар» кертү белән бәйле, дигән фикергә килделәр. Әлеге сорауны без Балык Бистәсе районының ПАТП директоры Илфат Хөснетдиновка юлладык һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:
– “QR код”ның моңа бернинди катнашы юк, – дип аңлатты ПАТП директоры. – Автобус маршрутлары туктатылып торуда район халкы үзе гаепле. Бер кеше өчен предприятие ерак араларга 30 кешегә исәпләнгән автобус чыгара алмый бит. Бүген хөкүмәт безгә элеккеге кебек юл чыгымнарын капларга ашыкмый.
Ләкин ул шулай ук яхшы хәбәр дә җиткерде: 21 февральдән Балык Бистәсе - Казан маршруты буенча шәһәрара автобус янә линиягә чыгачак.
Дөрес, Илфат Хөснетдинов әлегә рейс сынау срогы белән (пробный) булачак, дип билгеләде. Әгәр бу маршрутка ихтыяҗ шактый югары булса, автобус элеккеге эш ритмына кайтачак. Ә әлегә, шәһәрара автобусның көне-сәгате 21 февральдә иртәнге 7.00 дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса