Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең " Закиров " хуҗалыгында эшләр гөрләп бара

Таң белән торып зәңгәр күккә карашын төбәгән, һәр кояшлы көннән муллык өмет иткән игенче бу көннәрдә иркен сулыш алды: кырдагы икмәк югалтуларсыз амбарларга керде, инде киләсе ел уңышына да нигез салына.

Районыбызның “Закиров З.Г” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Зөлфәт Закиров белән сүзебез кыр эшләре, икмәк уңышы хакында башланды.

-Быел Аллага шөкер, көннәр матур торды, уңышның чыгышына да бик ризамын. 500 гектарда бөртеклеләр чәчкән булсак, көзге бодайның гектарыннан 50 центнер җыеп алдык. Арпа – 32 центнер, рапс - 13, арыш - 40, солыдан 35 центнер уңыш бирде, – ди җитәкче канәгать елмаю белән. Һәм ул кырда алны-ялны белми тир түккән фидакарь игенчеләрен санап үтә.

–Рөстәм Низамиев, әнә, “Дон-1500 Б” комбайнында 1300 тоннадан артык ашлык суктырды. Тырыш егет, булсын дип эшли. Хәер, кайсын гына алсаң да мактарлык. Механизаторлар Альберт Гайсин, Айдар Вәлиевка да рәхмәтем зур. Ни генә дисәк тә, икмәк язмышы игенчеләребез кулында, - ди ул.

Урактан соң бер-бер артлы башка кыр эшләре дә үз чиратында бара. Хуҗалык инде 28 августта ук 110 гектарда көзге бодай чәчүне төгәлләгән. Терлек азыкларын да җитәрлек хәстәрләгәннәр. 300 тонна печән хәзерләнсә, 600 тонна сенаж салынган. Яңгырларга калганчы кырдагы саламны да пресслап өлгергәннәр. Хәзерге вакытта печәннең икенче катын җыю белән мәшгуль хуҗалык уңганнары. Әнә шулай матур хезмәт нәтиҗәләре белән куандыра хезмәтчәннәр. Тиздән киләсе ел уңышына нигез салырга, туңга сөрү эшенә керешергә исәп итә алар.

 

 Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса