Балык Бистәсенең Юлсубино авылында яшәүче Кәримуллинар гаиләсе мине таң калдырды
« Аккан сулар кебек гомер уза, Йөгәнлисе иде елларны...»
Нәфкать Нигъмәтуллинның әлеге җыры Юлсубино авылында гомер кичерүче Габделәхәт Хәким улы Кәримуллинны тыңлаганда колакта әйтерсең лә чыңлап, кайтавазланып торды. Аның тормыш юлы да нәкъ менә аккан сулар кебек сизелми генә узган да киткән.
Без килгәндә алар тормыш иптәше Роза апа белән бик тәмләп, үткән гомерне искә алып чәй эчеп утыралар иде.
Димәк,без вакытында килгәнбез. Табын артыннан кубып Габделәхәт абый белән узган гомер йомгагын сүтүне без дәвам иттек.
- Мәктәпне бетерү белән мин тимерче булып колхозга эшкә урнаштым, - дип сөйләп китте ул. -Ул вакытта эретеп-ябыштыру агрегатлары юк, барысын да кул белән эшлибез. Колхозда булган техникаларга запчастьләрне, хәтта гайкыларга кадәр үзебез ясый идек.
Җансыз, тыңлаусыз тимерләргә җан өреп колхозда булган бөтен трактор-машиналарны гөрләп эшләтүчеләр без идек,- ди ул елмаеп.
Армия сафларыннан кайткач Габделәхәт абый элемтә бүлегенә эшкә керә.Һәм ул шунда узган 39 ел гомерен һич кенә кызганмый. Үз хезмәтен яратып башкара, вакыты җиткәч лаеклы ялга китә ул.
“Биш авылга хезмәт күрсәтә идек, ул чагында машиналар юк, барлык авылларга җәяү йөрешле иде. Кар-буран дип тормыйсың, авария булса, авыл кешесенең телефоны эшләмәсә дә йөгерәсең,-ди Габделәхәт абый.
Аңа кече- кечкенәдән элемтә чире кагылган була күрәмсең. 4 нче сыйныфта укыганда ук инде барлык авыл халкын таң калдырып электромотор ясый.Ә соңрак газета - журналарда булган сызымнарга карап радиоларны да үз куллары белән эшләп куя торган була.
Шулчак Роза апа көлеп: “Иң кызыгы шунда сеңлем,ул радиолар эшли иде”, - ди әйтеп куйды.
Мин бу парларга бик озак сокланып карап тордым. Йөзләрендә нур уйнап торучы әлеге парларны да бит язмыш сынамый калмагандыр.
- Роза апа, тормыш булгач авырлыклар да булгандыр, Габделәхәт абыйга кияүгә чыкканыңа үкенгән чакларың булмадымы? - дидем.
- Аллага шөкер, язмыш төрле яктан сынады. Әмма без бирешмәдек, Габделәхәт абыең бик акыллы булды, вакыты булганда бар эшемә булышты, ачуланган чагын да күрмәдем мин аның. Мин ачулана башласам да, ачулан- ачулан, тынычланырсың әле дия торган иде. Шундый сүздән соң ничек ачуланасы килсен инде, - ди ул көлеп.
- Кайнанам, кайнатам һәм аларның ике туганын тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Габделәхәт абыең белән 4 бала тәрбияләп үстердек, бүгенгесе көндә алар барысы да үз тормышлары белән матур гына гомер кичерәләр, ни кызганыч, бер улым гүр иясе. Балаларыбыз гел хәлләребезне сорашып, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торалар, Ходай аларга сәламәтлекләрен бирсен.
Әйе, бүгенгесе көндә алар чыннан да Аллага шөкер, күңел тынычлыгы белән яшиләр. Мин аларның шундый көр күңелле, олы йөрәкле булуларына таң калып кайттым. Күпме авырлыклар кичереп тә, аны җиңеп чыгып ,бүгенгесе тормышларының рәхәтен күрергә язган аларга.
Кәримуллинар гаиләсенә кунакка баруыбызның сәбәбе дә бар. Шушы көннәрдә балаларына яхшы әти, тормыш иптәшенә тугры ир булып калган Габделәхәт аганың олуг бәйрәме - 80 яшьлек юбилее булып үтте.
Дөньяның ямен, тормышларының игелеген күреп тагын озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа