Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык бистәсенең яшь талантлары «Йолдызлык»та балкый

22-23 нче март көннәрендә Лаеш районында "Созвездие-Йолдызлык-2022" эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

 Биредә йөзләгән яшь башкаручы төрле номинацияләр буенча үз чыгышларын тәкъдим итте һәм суперфинал турына сайлап алынды.
Иҗади фестивальдә республиканың дүрт районыннан – Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәчтән вәкилләр катнашты. Безнең район данын яшь талантларыбыз  "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә якладылар.


Конкурс нәтиҗәләре буенча "Хореография" номинациясендә Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Камские звездочки” коллективы (2 нче кече төркем) – 2 нче урынны, ә урта төркемдәгеләр беренче урынны алу бәхетенә ирештеләр.
Шул ук номинациядә “Рапсодия” хореографик коллективы (кече төркем) – 3 нче урынга (җитәкчеләре Фәридә Гыймадиева, Светлана Чистякова), ә урта төркемдәгеләр махсус призга (җитәкчеләре Светлана Чистякова) ия булдылар.
"Вокал-соло" номинациясендә (1 нче кече төркем) Айлин Гасанли (җитәкчесе Татьяна Перелетова) беренче урынны яулады.Шул ук номинациянең өлкәннәр төркемендә Котлы Бөкәштән Алия Шаһиева (җитәкчеләре Эльвира Кәримуллина, Рәсим Мөхәрләмов) җиңеп чыкты һәм махсус призга лаек булды. 
"Конферанс" номинациясендә (урта төркем) икенче урынны Олы Елга авылыннан Зәмирә Миргазова (җитәкчесе Алсу Сәлахова) алды.да "Созвездие-Йолдызлык-2022" эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнашучыларның Дипломнары тапшырылды. Югарыда санап үтелгән яшьләребез фестивальнең быел апрель аенда Казанда узачак  суперфиналында катнашырга чакыру алдылар. Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары, мәртәбәле җиңүләр телибез.


Конкурста катнашучыларның барысына 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса