Балык Бистәсенең Ямаш авылы мәктәбендә кунакта
Афәрин сәйләнлеләр диясе генә кала
Балык Бистәсе районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе ,полиция майоры Айрат Исмәгыйлов белән берлектә Ямаш авылы мәктәбенә юнәлдек.Әлеге мәктәп базасында эшләп килүче " Сәйлән "балалар ял лагере без килгәндә шау-гөр килә иде.Безне каршы алган физкультура укытучысы Инсаф Багавиев лагерьнең эшчәнлеге белән таныштырып чыкты.
Мәктәп бакчасында кәбәстә,бәрәңге ,чөгендер һәм башка күп төр җиләк - җимеш үсеп утыра.Шулай ук,балаларга спорт белән шөгыльләнер өчендә уңайлыклар тудырылган биредә. Рәсәйнең"Локомотив" хоккей командасында уйнаган якташыбыз Марат Калимуллин истәлегенә багышланган музей эшләп килә. Анда аның шәхси әйберләре дә байтак.
Без ял итүче балалар белән очраштык. Лагерьның исеме җисеменә туры килә. "Сәйлән " кебек балалар да төрлесе төрле яктан җыелган.Үзләре дус,татулар.Күзләреннән күренеп тора алар мондагы мөхиттән,тудырылган шартлардан бик канәгатьләр.
-Сезгә монда ошыймы?,- дигән сорауга . Алар барысы бергәләп:
-Бик ошый,кайтыр вакыт кына җитте ,кайтасы килми,-дип җавап кайтардылар.
Оештыру эшләрен алып баручы Әлфия Мөхәммәтҗанова балалар белән бик күңелле, кызыклы чаралар ,мавыктыргыч уеннар оештырылуы, вакытларын файдалы итеп үткәрүләре турында сөйләде..Лагерь җитәкчелеге балаларга үзләрен өйләрендә кебек хис итсеннәр өчен җылы атмосфера тудырырга тырыша,ашау яклары да бик әйбәт.
Безнең баруыбызның төп сәбәбе балалар әзерләгән матур бер чарада катнашу иде.“Кызыл,сары,яшел” дип исемләгән әлеге тамашаны караганда мин аларның осталыгына исләрем китеп карап утырдым.
Аларның юл кагыйдәләрен шул кадәр яхшы белүләре, хәтта, ЮХИДИ җитәкчесен дә таң калдырды.Беренче төркемдә чыгыш ясаган балалар үзләренең юл кагыйдәләрен әйбәт узләштергәнлекләре белән шаккатырсалар,Икенче төркем балалар шигьри юллар белән аңлатмалар әзерләсәләр,3 нче төркем балалары исә җырлап,биеп үз осталыклары белән бүлештеләр.
ЮХИДИ җитәкчесе Айрат Ринат улы үз чиратында балаларга үзенең олы рәхмәтен җиткереде,алдагы тормышларында уңышлар теләп фәлсәфи шигырь дә сөйләде.Соңыннан ул аларга истәлекле бүләкләре тапшырды.
-.Балалар канәгать,шат,күңелләре күтәренке,вакытларын юкка сарыф итми уздырлар икән димәк без дөрес юлда,-диде лагерь җитәкчесе Алмаз Багавиев. Моңа өстәп тагын ни әйтәсең?!Афәрин,сәйләнлеләр!
Гөлчәчәк Газизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа