Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы мәктәп укучысы Салават район данын яклаган

Узган атна ахырында Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион “Ат көне”  булып узды. Татарстанда өченче тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә төрле районнардан 120 дән артык җайдак катнашты.

Ярышлар атларның токымнарына, җайдакларның яшенә бәйле рәвештә уннан артык номинациядә үткәрелде. Чиста токымлы, ярым  чиста токымлы, татар токымлы һәм токымсыз атлар төрле дистанцияләрдә  көч сынашты. Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең район данын Яңа Арыш авылыннан 7 сыйныф укучысы Салават Гобәев “Буян” кушаматлы (хуҗасы Самат Кәримуллин), Күкидән Вәкил Галиевның “Фишка” кушаматлы (җайдагы Владимир Александров) атлары яклады. Алар ярым чиста токымлы атлар чабышында катнаштылар.  Владимир “Фишка” белән-дүртенче, Салават  “Буян” белән алтынчы урыннарны алдылар. Алар бу уңышлары өчен район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

-Сөенергә дә көенергә дә белмибез инде. Ат күрде исә дөньясын оныта Салаватыбыз. 3 яшьләрендә үк атлар артыннан иярә дә китә иде. Үсә төшкәч, атка булган мәхәббәте көчәйде генә,-ди әнисе Айсинә.  Башка малайлар кебек мопед фәлән дә  сорамый, ат алыгыз миңа ди икән.

Көннәр буе Самат абыйсының “Буян”ы янында чуала Салават. Җәй җитүгә чабышка әзерли башлый. Ашата-эчертә. Тоякларын кисәргә дә өйрәнгән инде хәтта. Аты да нәни дустының үзен яратуын сиземли күрәсең бәйгеләрдә сынатмаска тырыша.

Салават быел “Буян” белән район Сабантуенда да икенче урынны яулаган. Күгәрчендә-беренче, Яңа Арышта өченче килгән. Үскәч тә ат спорты белән шөгыльләнү турында хыяллана ул.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: Салават Гобәев “Буян”ы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса