Балык Бистәсенең “Цветы – Букет с душой” кибете сезне үзенә чакырып кала
“Цветы – Букет с душой” исемле чәчәкләр кибетен районда белмәгән кеше юктыр.
Районүзәктә беренчеләрдән булып ачылган чәчәк кибете дисәк тә ялгыш булмас. Туган көн, туйлар, бәйрәмнәр вакытында биредә алма төшәрлек тә урын юк. Светлана Мамлинаның 2008 елда башлап җибәргән әлеге бизнесы бүген югары дәрәҗәдә, мактауга лаек.
Күптән түгел З.Шаймардан урамында урнашкан яңа бинага күчте алар. Светлана белән сөйләшеп торганда яңа гына эш башлап җибәргән мизгелләрне искә алды ул. “Районда чәчәкләр каян табып була икән дип, букет эзләп йөргән кешеләрне еш күрә идем. Нигә әле безгә кибет ачып җибәрмәскә дип уйлап куйган идем. Тормыш иптәшем белән киңәшләшкәннән соң гаилә бизнесы башлап җибәрдек. Гаиләбез белән әлеге эшкә баштан аяк чумдык. Ирем һәм кызым миңа бик ярдәм иттеләр”,- дип сөйләде ул.
Хәзер биредә киң ассортиментта төрле сорттагы чәчәкләр бар. Үзең теләгәнчә эксклюзив букетлар ясап бирәләр. Сайлап алыр өчен әзерләре дә бик күп төрдә. Кәрҗингә салып матур композиция дә ясыйлар. Бүкетларга өстәмә итеп тутурылган төрледән-төрле шарлар да тәкъдим итәләр. Җаның ни тели шуны сайлап алырга була монда.
Бүлмә гөлләре дә бар биредә. Шулай ук сабыннан ясалган чәчәк бәйләмнәре композициясен дә алырга була.
Кибетнең хәзерге адресы: З.Шаймарданова урамы, 52 б йорты.
Телефон : 8 927- 400 - 89 – 49.
Реклама.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа