Балык Бистәсенең сайлау участокларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән
Безнең районда сайлаучылар килсен һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә тавыш бирә алсын өчен барысы да эшләнә.
Сайлауларны үткәргәндә дезинфекция чараларын оештыру кысаларында сайлау участокларына кергәндә контактсыз термометрлар ярдәмендә температура контроле, тавыш бирүдә катнашучыларның кулларын дезинфекцияләү үткәрелә, ә тавыш бирүдә катнашучыларда - санитария җыелмасы (бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчаткалар һәм авторучка бирелә)
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, көн саен, 05.09.2020 дән 13.09.2020 гә кадәр, махсуслаштырылган оешма көче белән сайлау участокларында тавыш бирү урыннары дезинфекцияләнәчәк, шул исәптән санитар бүлмәләр дә.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары шәхси саклану чаралары (битлекләр, перчаткалар, антисептика) белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа