Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең район икмәк кабул итү предприятиесе эшләвен дәвам итә

Район икмәк кабул итү предприятиесе коллективы бүген дә көйле эшләвен дәвам иттерә.

Биредә урып-җыю чорында районыбыз хуҗалыкларыннан гына түгел, күрше район фермерларыннан да икмәкне чикләүсез кабул иттеләр. Предприятие җитәкчесе Андрей Бельский әйтүенә караганда, бөртекле культуралардан тыш, быел шактый гына күләмдә май ясау өчен файдаланыла торган рапсны да чистартып, киптереп саклауга куйганнар. Күмәк көч белән тырышып эшләү нәтиҗәсендә барысы 14 мең тонна ашлык кабул ителгән.

Бу көннәрдә исә коллективтагы эшче хезмәткәрләр территорияне тәртипкә китерү һәм булган техника-механизмнарны төзекләндерү белән  шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса