Балык Бистәсенең Полянка сайлау участогы үз ишекләрен ачты
Бүген Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау старт алды .
Билгеле булганча, быел сайлаулар өч көн дәвамында барачак.
Иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык республикабыз территориясендә кебек Полянка сайлау участогы да ишекләрен ачты. Участокта короновирус инфекциясенә каршы барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә. Тавыш бирергә килүчеләрнең температураларын үлчиләр, кирәк булса битлек, перчатка белән дә тәэмин итәләр.
Авылда тавыш бирүгә хокукы булган 639 кеше теркәлгән.
Сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, 9.00 cәгатькә шуларның 9 процентка якыны үзенең гражданлык бурычын үтәгән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа