Балык Бистәсенең “Кулон” җәмгыяте җитәкчелеге изге гамәлләр кыла
Изгелек кыл да суга сал, халык күрмәсә балык күрер, дигән канатлы әйтем яши. Нәкь шул әйтемгә таянгандай, районыбызда яшәп, нәтиҗәле эшчәнлек җәелдергән “Кулон” җәмгыяте җитәкчелеге соңгы елларда үзләренең изге гамәлләре белән район халкын шатландырып кына тора.
Аларның ярдәме белән унга якын авылда мәчетләр, чиркәүләр төзелде, яңартылды. “Акчарлак” балалар приюты аларның матди ярдәмнәренә зур рәхмәттә яши. Кулонлылар үзләре иген иккән 8 авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга олы бәйрәмнәрдә бүләк- күчтәнәчләрен ирештереп торалар. Әнә, шушы көннәрдә- өлкәннәр декадасында70 яшьтән өлкәнрәкләргә 6 тонна югары сыйфатлы он өләштеләр.
Кулонлыларның тагын бер изге гамәлләрен телгә алып китәсем килә. Ул да булса, чишмәләр яңарту, төзекләндерү һәм дә күперләр салу. Чишмә яңарткан, күпер төзегән кеше оҗмахка эләгер, диеп тиккә генә сөйләнмидер халык телендә. Ни әйтсәң дә, меңнәр файдалана бит алардан. Берничә ел рәттән- Камский, Күки, Шомбыт авылларындагы чишмәләргә өр- яңа сулыш бирделәр кулонлылар. Күптән түгел генә миңа шул авылларны урап, чишмәләрне күреп кайтырга насыйп иләде. Кеше җәяүләп, машиналарда да өзлексез агылып кына тора. Шомбыт авылындагы “Изгеләр чишмәсе” янында авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев белән сөйләшеп алдык.
-Көненә берничә дистәләгән машина килә монда. Кайлардан гына килмиләр. Үзебезнең җирлектәге халыкны, күрше- тирә авылларны әйткән дә юк. Суы сыйфатлы, шифалы. Чишмәгә килү юлларын каты катлам белән түшәү, чишмәнең су җыелу, алу урыннарын төзекләндерү, ныгыту, түбә астына кертү эшләре“Кулон” җәмгыяте ярдәме белән башкарылды.Зур рәхмәтлебез аларга,- ди ул.
-Безнең машиналы ярты бөкәшле бирегә суга йөри. Бер килгәндә бер атналык запас алып кайтам. Суы бик шәп ага, тәмле, юышкынсыз,- ди Котлы Бөкәш авылыннан килгән Рәшит абый. Без гапләшеп торган арада гына да суга килүче унике машинаны хәтергә теркәргә өлгердем.
Менә быел исә Ямаш белән Күки авыллары арасындагы чишмәне төзекләндерүгә алындылар кулонлылар.
-Алар көче белән бик зур төзекләндерү эшләр башкарылды биредә. Төзекләндерү эшләрен киләсе елда да дәвам итәргә планлаштыралар,- ди Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов. Бирегә дә халык бик күп йөри икән. Башлыкның әйтүенчә, төзекләндерүләрне күргән халыкның чишмә белән кызыксынуы нык арта төшкән.
Менә шулай, “Кулон” җәмгыятенең районга инвестор булып керүе дистәләгән авыллар өчен олы бәхет булды. Аларның заманча эш итүе районыбызның игенчелек, терлекчелек өлкәләренә революцион үзгәрешләр, колачы яңарышлар, яңалыклар алып килде, йөзләгән хезмәт кешесен эш урынлы итте. Рәхмәтле аларга халык, сүз дә юк!
Вазыйх Фатыйхов.
фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа