Балык Бистәсенең күпчелек хуҗалыкларында урак беткән
Хуҗалыкларда бүген кыр эшләренең бер-берсенә ялганып бара торган иң киеренке һәм җаваплы чоры.
Бүген һәркем зур тырышлыклар куеп үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз һәм артык озакка сузмыйча җыеп суктырып алу турында уйлана. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүмәтләреннән күренгәнчә, районыбызда хәзерге вакытта сабан культураларының 91 процент мәйданында игеннәрне җыеп суктырырга өлгерделәр. Ә менә “Зюзино”, “Логос”, “Арыш”, ”Солтан”, ”Урахча” хуҗалыклары, “Габитов”,”Талаков”, “Абдуллин”, ”Нәҗимов”, “Ананьев” кебек фермерларыбыз быелгы уракны зур оешканлык белән алып барып, районыбыз күләмендә беренчеләрдән булып тәмамлауга ирештеләр. Елына күрә уңышы да начар түгел.
Районыбызда иң югары уңышны бүген логослылар алуга ирештеләр. Биредә һәр гектардан уртача 25,3 әр центнер уңыш алуга ирештеләр. Шулай ук “Солтан” - 23,5, “Зюзино” - 22,1, “Губайдуллин” -21,5, “Ногманов” - 19,5, “Галяутдинов” - 18,4, “Масловский” - 17,1, “Абдуллин” - 16,5, “Урахча” - 16,2 хуҗалыклары да быелгы уракта яхшы эшләделәр. Район буенча һәр гектардан уртача 16,1 центнер уңыш чыкты. Бүген алар дым каплату һәм көзге чәчүне артык озакка сузмыйча тәмамлап чыгу турында уйланалар. Районыбызда бүгенгесе көнне 19 мең гектарда дым каплатылып, 2186 гектарда көзге чәчү үткәрергә өлгерделәр инде. Бу эштә “Балык Бистәсе ВЗП”, “Кама-Агро”, “Зюзино”, “Кулон-Агро”, “Логос” хуҗалыклары аеруча нәтиҗәле эшлиләр.
Җәйнең ничек килүенә карамастан, көзен чәчелгән мәйданда мул уңыш алынуы бүген һәркемгә яхшы мәгълүм. Шуңа күрә районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз быел 13 мең гектарда көзге чәчү үткәрергә планлаштыралар. Бу узган елдагыдан шактыйга артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia