Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне...»

Моңа кадәр картлар йорты диюгә күңелне өшетерлек шыксыз бина, моңсу, сагышлы карашларын тәрәзәгә төбәгән әби-бабайлар килеп баса иде. Тик Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар йортына баргач, интернатка булган карашым да, фикерләрем дә үзгәрде. Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең язмышы гыйбрәтле һәм берсе дә бирегә рәхәт тормыштан килмәгән.

«Монда килгәч күзем  күрә башлады»

Биредә  озак еллар яшәүче Флера Хөсәенова Яншык авылыннан килгән.

- Яныма туганнарым килеп йөри, атна саен диярлек Рус Әшнәгеннән Минҗиһан ахирәткәем хәлләремне белеп китә. Килгән саен күп итеп күчтәнәчләр алып килә. Монда бар да ошый миңа.  Кул эшләре белән шөгыльләнәм. Урамда саф һава сулап йөрергә яратам. Гомерем буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыктым.

Ни кызганыч, тормышка чыкмадым,балаларым булмады. Монда дусларым күп. Бик тату яшибез. Мин бит монда килгәндә дөм сукыр идем. Ә бүген кинәнеп дөньяның бөтен  гүзәллеген күреп, тормышның нинди матур булуын үз күзләрем белән багып яшим.

Аллага шөкер, чит кеше тупсасына караганда монда яшәве бик рәхәт....

 Чыгышы белән матур табигате белән дан тоткан  Күки авылыннан килгән Рәмзия апа Хәкимуллина бу тормыш галәменең бөтен зәвыклыгы күңел бөтенлегеннән башлана ди елмаеп.

Сәламәтлеге какшаса да Рәмзия апа көчле рухлы, оптимист кеше.

- Картлар көне уңаеннан һәркөнне концерт куйдылар. Җитәкчебез Светлана Константиновна олы йөрәкле кеше, безне бик ярата.  Һәр иртән кереп хәлләребезне белеп, кәефләребезне күтәреп чыгып китә.Казан шәһәренә барып  безгә экскурсияләр оештыра, концерт , театрларга йөртәләр. Әле күптән түгел район үзәгендәге музейга сәяхәт кылып кайттык. Кунаклар еш килә безнең йортыбызга. Мин үзем дә җырларга, биергә бик хәвәсмен.   

- Рәмзия апа, авылыгызны сагынмыйсызмы?

- Авылда туганнар бар. Әмма миңа монда яшәве күпкә кулайрак.

 

“Туган нигезен кемнәр  сагынмый инде”

 Тагын бер яңа танышым, йөзендә нур балкып торучы   Нурзия әби Гарипова 20 ел фермада сыерлар сауган.

-  Тормышым әллә ни куанырлык  булмады. Кияүгә чыктым, бер ул алып кайттым. Аны өфелдәтеп үстердек, үзебезгә күрә  дөрес тәрбия дә биргән кебек. Әмма язмыш шулай язгандыр инде. Өйләнде, киленебез бик әйбәт, акыллы булды. Ике балалары туды. Шуннан тормышлары көтмәгәндә җимерелде. Улымның кая икәнен дә белмим, әйтерсең лә суга төшеп юк булды. Киленем кайчак килгәләп хәлләремне белешеп китә иде.

- Монда яшәү өчен бөтен шартлар да бармы соң? - димен.

- Мин  бөтенләй йөри алмас дәрәҗәдә идем. Бирегә килгәч   бик хәстәрләделәр,тәрбияләделәр. Табиблар килеп дәвалау курслары билгеләп киттеләр. Мондагы хезмәткәрләр вакытында уколын салып, даруын биреп тырыша торгач мине аякка бастырдылар. Беренче адымнарымны атлап киткәч сөенүләремне белсәң, куанычым эчемә сыешмый елап җибәрдем.  Мине шулай зурлап торган һәрбер эшчегә рәхмәтләр яусын.

Биш тапкыр ашаталар, атна саен мунча кертәләр, чиста матур киемнәр киябез. Тагын ни кирәк безгә?!

- Туганнарыгыз килмиме яныгызга, авылны сагынасызмы, Нурзия апа?

- Туган авылын, кендек каны тамган  нигезен кемнәр сагынмый инде, балам.  Ләкин  авылда мине көтеп торучым юк. Гаиләдә биш бала үстек. 4се дә инде гүр ияләре. Исән булсалар,  бәлкем  хәлләремне белеп торырлар иде дип тә уйлап куям. Шуңа  күрә, миңа бу йорт үз өем кебек.

Бормалы-сырмалы балачагы да, катлаулы авырулары да, олыгайган көнендә япа-ялгыз калуы да аның тормышка, кешеләргә булган мәхәббәтен югалтмаган.

 Биредәге бүлмәләрнең  чисталыгы, әби-бабайларның өс-киемнәренең пөхтәлеге,  аш бүлмәсе өстәлендәге сый-нигъмәтне  күреп мин сүзсез калдым. Аларга бернинди чикләүләр юк. Кемнең яраткан шөгыле бар - җитәкчелек кулыннан килгәнчә барысын да эшли.

Әйтик, тормыш иптәше вафат булганнан соң Александр Маслов Казан шәһәреннән монда кайтып яши башлый. Ике улы була торып та ул аларга кирәк  булмый. 6 ел буена улларының бер тапкыр да әтиләренең хәлен белергә килгәннәре юк икән. Александр абый күңел төшенкелегенә бирешми, уллары тарафына  үпкәләп бер сүз дә әйтми. Язмыш шулай язгандыр, ди.

Александр абый бәйләргә ярата икән. Без килгән көнне дә ул матур итеп жилет бәйләп утыра иде. Кулындагы энәләр, әйтерсең лә, бәйләми, ә биеп кенә торалар.

Аның шундый осталыгын күреп район җитәкчелеге тарафыннан Александр абыйга диплом тапшырылган.

Ә менә Әлмет абый Замилов бик оста балык тотучы икән. Ул монда 8 ел тәрбияләнә.

- Хатыным үлеп киткәч мин үземне шул кадәр нәүмиз бала кебек хис иттем. Монда килеп күңелемә якын кешеләрне эзләп тапкач, үземнең ышанычлы кулларда икәнемне аңладым да Ходаема мең шөкер әйттем. Чөнки кемгә генә барып дәшсәм дә, ярдәм сорасам да, мин беләм алар миңа беркайчан да юк дип әйтмәячәкләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузачаклар. Мондагы дустанә мөгамәлә күңелгә җылылык һәм алдагы көнгә яшәр өчен ышаныч тудыра.

Балыкка йөрим, җыйган балыклардан бөтенебез бергә җыелып табигатьтә ухалар пешерәбез. Җитәкчебез безнен китек булган күңелләребезне бөтен итәр өчен кулыннан килгәнең барысын да эшли. Үз балаларыңа кадерсез кеше булып алар кулына карап торганчы мин монда яшәвемне яхшырак дип саныйм.

 

“Актив булырга тырышам”

Тормышка матур хыяллар баглап, хәләл җефете белән 3 бала тәрбияләп үстергән Сөләйман абый да бүгенгесе көндә ялгызы калып шушында тәрбияләнә.

3 баладан инде хәзер  икәү генә калдылар. Бер улым район үзәгендә яшәгәндә килеп хәлләремне сораштырып китә иде. Хәзер күренми.  Вакыты юктыр инде. Заманасы да бит әнә ничек  катлаулы. Аларны да аңлап була. Бүгенге тормышымнан канәгать дип әйтә алам. Актив булырга тырышам. Иртәнге зарядкаларга йөрим, гөлләр яратам. Һәр иртән алар белән сөйләшеп, сулар сибәм. Күрәсезме, гөлләр бездә ничек күп. Алар минем балаларым кебек. Саулык кына какшаган. Аякларым авырта, дип уфтанып куйды бабаем.

Шушы арада  80 яшен тутырган   әбиебез Анна Зайцева озак еллар корабта пешекче булып эшләгән.

Мин искиткеч тормыш юлын уздым, бик күп илләр гиздем, - дип башлап китте ул сүзен. - Яшь чакта бизәнергә, килешле итеп киенергә ярата идем. Хәзер дә шулай гүзәл күренергә тырышам. Мин елмаеп яшим, чөнки елмаю кешене яшәртә.

Кайсы гына бүлмә ишеген ачып керсәк тә, барысы да интернат хезмәткәрләрен  зур хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән телгә алдылар. Чыннан да, матур, төзек, чәчәккә төренгән ишегалды, чиста, пөхтә, уңайлы итеп яңартылган бина эче болар барысы да өлкәннәргә  яхшы тормыш  шартларын тудыра.

Әңгәмебезне интернат җитәкчесе Светлана Гарипова белән дәвам итәбез.

Әлеге учреждение 1997 елда эшли башлый, ди  Светлана Константиновна.

Бүген биредә 40 кеше яши. Шуның берсе түләүле шартларда гомер итә. Алар чиратсыз кабул ителә. Без, килешү нигезендә, вакытлыча да, гомерлеккә дә кабул итәбез. Безнең төп бурыч - гаилә бәхетеннән мәхрүм булган кешеләргә гаилә җылысы бүләк итү. Ә, минемчә, гаилә җылысы ул хөрмәт, игътибар, яхшы тәрбия. Мин үзем медик буларак, сәламәтлеккә бик зур игътибар бирәм.

 Безнең интернатта  сәламәт яшәү рәвеше бик мөһим. Монда кешенең һәр көне бәйрәм булырга тиеш. Алар инде болай да күп нәрсәдән мәхрүм. Ашавы да, мунчасы да, намаз уку һәм кунак бүлмәләре дә  яхшы булырга тиеш. Чәчәкләр, гөлләр үстерәбез. Аларны бик теләп тәрбиялиләр. Һәр кешенең һөнәрен ачу максатыннан, бездә төрле программалар эшли.

Сез бирегә җитәкче булып бер ел ярым элек кенә килгәнсез һәм искитмәле зур эшләр башкаргансыз. Җиңел булгандыр дип уйламыйм...

Беренче вакытта  авыр иде. Бик борчылдым. Өйгә кайткач та шул эш башымнан чыкмый иде. Әмма: «Мин булдырырга тиеш», - дидем. Шушы мизгел эчендә бинаны төзекләндерү, яңарту буенча  күп эшләр башкарылды. 

Коллективыгызда ничә кеше эшли?

26 кеше эшли. Коллектив көчле. Алар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип саныйм. Яңа технологияләр кертергә омтылабыз. Аңа әллә нинди зур чыгымнар да кирәкми. Күңел чисталыгы, теләк һәм яхшы команда кирәк. Еш кына район үзәгеннән табиблар килеп әби-бабайларыбызның сәламәтлекләре белән кызыксынып, аларга тиешле дәвалау  курслары биреп китәләр. Картларыбыз руханилар, хәзрәтләр белән аралашуны  бик яраталар. Кыскасы, нәрсә эшләп була, барысын да эшләргә тырышабыз. Өлкәннәребез генә канәгать калсын. Олы кешенең күз яше һәм рәнҗешеннән сакланырга кирәк. Ул бик хәтәр әйбер. Аңа тияргә ярамый.

Шулай, әти-әниләребезнең рәнҗешен алып түгел, ә исән чакта аларның кадерен белеп, аларга үзебезнең күңел назыбызны  кызганмый, үзебезгә тәрбияләргә насыйп булса иде.

 

Гөлчәчәк Газизова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса