Балык Бистәсенең китапханәсендә күңелле кичә
Район үзәк китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган “Кайнанам – талмас канатым” исемле кичә булды. Кунакка район үзәгеннен һәм авыллардан әниләр, апалар, киленнәр, кайнаналар килгән иде.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, “Килен төшсә , төкле аягы белән төшсен”-дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде.
- Язны матур дибез. Бәлки ул хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Сезгә чын йөрәктән бәхет, сәләмәтлек, озын гомер телибез. Тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, һәм шатлык белән тулып булсын,-дип матур теләкләр белән бәйрәмне ачып җибәрде әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова.
(Язманың тулырак вариантын газетабыз алдагы саннарыннан укый аласыз)
Автор Гөлназ Зарипова.
фото от автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа