Балык Бистәсенең Күгәрчен талантлары сәхнә тота
Күгәрчен – талантлы җырчылары, гармунчылары белән танылган авыл.
Мәдәният йортында нинди генә чара уздырылса да, ул һәрвакыт тулы заллар белән үтә. 8 Март көненә багышланган бәйрәм чарасын да бер дигән итеп уздырды күгәрченлеләр.
Әлбәттә, монда иң элек мәдәният йорты (директоры Васыйл Мөбәрәкшин) хезмәткәрләрен, китапханәчеләрнең оештыру сәләтен күрсәтми мөмкин түгел.
Сценарий бергәләп, киңәшләшеп төзелә. Китапханәче Гөлфирә Кәлиеваның гаҗәеп матур сөйләм, интонация белән укылган шигырьләре, җырлары белән республика сәхнәләрен яулаган Рузилә Хәбибуллина, Миләүшә Әмирова, Алмаз Ширияздановлар – үзләре генә дә ни тора!
Үсеп килүче яшь буынга исә сәхнә юлы һәрчак ачык. Аларның талантлары балалар бакчасыннан, мәктәп елларыннан ук ачылып килә.
Концерт программасын алып барган Адилә Мингарипова белән Данир Кәримуллиннарга, курайда өздереп уйнаган Айназ-Риназ Мөхәммәтҗановларга карап сокланмый мөмкин түгел.
(Язманы тулысынча газетабыз битләреннән укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа