Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында яшәүче әлеге парларга сокланмый мөмкин түгел
60 ел бергә, пар канатта яшәүне бриллиант туй белән билгеләп үтәләр. Кыйммәтлеге ягыннан берни белән чагыштыргысыз әлеге асылташка сабырлар, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр генә лаеклы. Көмеш, алтын туйга җитүчеләр шактый булса, бриллиантлыга килүчеләр сирәк. Күгәрчен авылыннан Тәлгать абый белән Тәнзилә апа Сафиннар әнә шундый бәхетле көнгә ирешкәннәр.
Өлкән кешеләр белән аралашу тарих битләрен ачуга тиң. Үзләре кичергән елларны күзаллап акрын гына гомер йомгагын сүтә алар. Сүзләрендә гадилек, зирәклек, тирән мәгънә... Тыңлап утырудан да күпме гыйлем аласың, акыл туплыйсың.
–Безнең балачак, яшьлек авыр елларга туры килде. Гаиләдә 4 бала идек. Әтине сугышка озатканда миңа 2 яшь булган. Ул шул китүдән кайтмаган. Әнинең безне аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап эшләгәнен яхшы беләм. Көндезләрен колхоз эшендә булса, кичләрен итек түшәп, аны баса, аларны сатар өчен Чистай базарына йөри иде,–ди Тәнзилә апа.
Нишлисең, чоры шундый булган. Гаиләне саклап калу өчен очын-очка ялгап дөнья көтелгән, балалар өчен яшәлгән. Өйне җылыту өчен сарык фермасыннан калдык саламнарны җыеп мичкә ягып әниләрен көткән балачакны онытырлыкмы соң?!
–Ул елларны берәүгә дә күрергә язмасын инде,–дип карчыгы сүзен җөпли Тәлгать абый. –Бөтен кеше өлешенә дә тиде ул авырлыклар. 7 яшемнән колхозда ат җиктем. Озын арбалар тагып урманнан бүрәнәләр ташый идек. Буй җитми, көче дә шулкадәр генә. Ә эшләргә кирәк. И-ии, ул вакытта интегүләрне язып, сөйләп кенә бетерерлекмени?!–ди ул.
Ишле гаиләдә 7 малай, 2 кыз арасында үсә Тәлгать абый. Аның бәхетенә әтиләре Җәләлетдин ага сугыштан исән-имин кайта. Әтиле булып тигез канат астында яшәү барыбер җиңелрәк. Җәләлетдин аганың буй җиткән малайларына гармун алып бирүе, соңыннан барысының да оста гармунчы булып китүләре дә шул өстенлекнең бер ягы.
–Безнең танышу да шул гармуннан булды бугай,–дип янәдән сөйкемле караш ташлый карчыгына Тәлгать абый. –Еллар гына сизелми үткән. Олы юбилейга да җиткәнбез менә. Шөкер, тигез яшәдек, башкалар алдында ким-хур булмадык,–ди ул.
Мәктәптә бер сыйныфта укыган чаклары, кичке уеннарда гармун белән утырулары да татлы хатирә булып калган. 1958 елда никахлашып, 60 ел бер сулышта, бер җан булып матур гомер кичерә алар. Биш ел төп нигездә әти-әниләре белән яшәгәннән соң башка чыгып йорт салалар. Тырышлар, хәләл хезмәттә көн күрәләр. Колхоз бүлеп биргән гектарлы бәрәңге, чөгендер җирен эшкәртү дисеңме, язын бәрәңгене сортларга аеру, урак чорында амбарда эшләүме–барысы да алар өлешенә тия. Кышкы озын кичләрдә шәл бәйләү, аны сатудан кергән акчага янәдән тормыш кирәк-яраклары алулар да эш сөючәнлекне дәлилли. Тәлгать абый ел тәүлеге колхоз эшеннән бушамый. Эш сөючәнлек, тырышлык сыйфатлары тора-бара балаларына да күчә. Алар кечкенәдән әби-бабай тәрбиясен дә, әти-әни җылысын да тоеп үсәләр.
–Балаларыңның матур яшәүләрен күрү, ата-ана өчен икеләтә бәхет икән ул. Аллага шөкер, берсе дә йөзгә кызыллык китермәделәр. Укыдылар да, эшкә дә урнаштылар. Берсе артыннан да йөрмәдек. Укыган догаларыбыз, теләкләребезне Аллаһы Тәгалә кабул иткәндер. Үзвакытында тормышларын да кордылар. Кияү, киленнәребез дә бик әйбәтләр,–ди Тәнзилә апа.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Гаиләдә килен-кайнана төшенчәсен югалтып “әни”, “кызым” дип дәшүләр, бер-берсе белән киңәшләшеп эшләүләр биредә гадәти. «Киленнәрне үз кызыбыздай якын кабул иттек. Бүген алардан кадер-хөрмәт күреп яшибез”, –ди Тәнзилә апа. Оныклары да әби-бабай тәрбиясе алган. Тәртиплеләр, итәгатьлеләр.
Бәйрәмнәрдә, ялларда төп нигез үзенә туганнарны сыендыра, өй эче гармун моңына, оныкчыкларның күңелле шау-шуына күмелә. Август аенда Тәлгать абыйның 80 еллыгын бергәләп уздырган булсалар, узган ялда Тәнзилә апаның шундый ук күркәм юбилеена җыелганнар.
–Гомер генә тиз уза. Яшәмәгән дә кебек. Балаларга, оныкларга карап кына олыгайганны сизәсең. Әмма яшәртүчесе дә алар бит: әнә, оныгыбыз Айдарның улы алдыбыздан төшми. Ничек инде алар янында арганлыгыңны сиздерәсең,–ди Тәнзилә апа үзенә чәчәк бәйләме бүләк иткән оныкчыгы Адельне сөеп.
...Җирдә һәркем үзе кылганнарның әҗерен күреп яши. Бер яхшылык кылсаң мең савабын алырсың, ди халык. Балалары Райлә, Альберт, Айрат белән бүген хаклы горурлана ата-ана. Җиргә салган изгелек сукмаклары, ак юллары бар аларның. Без дә, үз чиратыбызда, юбилярларны–Тәлгать абый белән Тәнзилә апаны ихластан котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Туар таңнары якты, гомер юллары озын булсын!
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia