Балык Бистәсенең Күгәрчен авыл халкын суга тилмертәләр
Бүген иртән эшкә килү белән районыбызның бер авылында халык суга тилмерә дигән хәбәр килеп төште.
Кайсы авыл дисезме? Матур табигате, уңган - булган халкы белән дан тоткан Күгәрчен халкы суга тилмерә икән.
"Халык суны каян ала соң?" - дип сорагач: "Кем каян алып кайта ала инде", - дип җавап бирделәр.
Халык сүзенә карасаң, имеш суны түрәләр яши торган урамнарга гына бирәләр, гади халык яши торган урамнар инде ничә атналар буе суга тилмерә.
Шунысы кызык,түрәләр белән гади халыкның аермасы нидә?
Ни кызганыч, Ходай биргән судан да дефицит ясый башлаганнар. Калганын әйтеп торасы да юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа