Балык Бистәсенең кайсы хуҗалыгында техникага сакчыл карыйлар?
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында булып техниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлекләрен тикшерделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Кулон-Агро” хуҗалыгы яулады.

Икенче-өченче урыннарны “Масловский”, “Кама-Агро” хуҗалыклары бүлештеләр.

Тулаем алганда да комиссия район хуҗалыкларының машина- трактор паркларында эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia