Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең кайсы хуҗалыгы көзге һәм кышкы ремонт сезонына яхшы әзерләнгән ?

Шушы көннәрдә районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонт сезонына әзрелеген тикшерү максатыннан кабул итү (приемка) үткән иде.

 Комиссия булган хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын көзге һәм кышкы ремонт сезонына әзерлеген яхшы дип бәяләде.  Тикшерелгән хуҗалыклар арасында беренче урын – ООО “Кулон-Агро”,  икенче урын ОАО “Масловский”га, өченче урынны ООО Рыбно-Слободский “Продкорпорация» һәм ООО “Зюзино” хуҗалыкларына бирелде. Тикшерү узган башка хуҗалыклар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

Хәзерге ваккытта тикшерелгән хуҗалыкларда тырма һәм чәчкечләр ремонты бара.  Бу эшкә һәрбер хуҗалык та җаваплы карый.

 

Гөлназ Зарипова.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса