Балык Бистәсенең җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Районыбызда моңарчы һөнәри бәйрәмнәрен үз көчләре белән концерт тамашасын әзерләп билгеләп үтүчеләр (мәдәният хезмәткәрләрен исәпкә алмаганда) сирәк булгандыр.
Ә менә районыбызның җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр киләчәктә бик күпләр өчен өлге булырлык бәйрәм чарасы оештырып күпләрне таң калдырдылар. Чыннан да бәйрәм оештыру өчен зур чыгымнар тоту кирәкми икән бит. Аның бер өлешен менә шушы үз арабыздагы талант ияләренә түләсәң, алар тагын да тырышыбрак эшләр, тагын да нәтиҗәлерәк уңышларга ирешер иделәр.
Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре чын мәгънәсендә сокланырлык булды. Бәйрәм тамашасында Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән сеңлесе Лилия Кәримуллиналарның бергәләшеп “Туганым” җырын югары һөнәри осталык белән башкарулары бүгенге күзлектән караганда аеруча тәрбиявилеге белән дә күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Чөнки, соңгы елларда күпләрнең үз туганнарыннан ваз кичүләре, бер-берсе белән бер дә юкка ачуланышып, дошманлашып, аралашмыйча читләшеп яшәгәндә бу җыр аеруча актуаль яңгырады булса кирәк. Аны районыбыз үзешчәннәренә дә даими рәвештә үз репертуарларына алсалар бер дә артык булмас иде. Тикмәгә генә безнең халык бик моңлы, талантлы дип әйтмиләр шул. Аны бары тик күрә белергә, һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкару осталыгына ия булырга һәм шуларны бәяләргә генә кирәк.
Биредә уңышлы чыгыш ясаучы Котлы Бөкәш җирле үзидарә советы рәисе Рәшит Нәҗиповны телгә алмау һич мөмкин түгел. Аның үз программасына халык җырын сайлавы, тагын бер мәртәбә олы талантка ия булуын дәлилли кебек иде.
Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда зур сәхнәләрдән, инде күпләрнең тәмам үзәгенә үткән зәвыксыз чыгышлары һәркемне диярлек тәмам ялыктырып бетерде. Ныклап уйлап карасаң арабызда олы талантка ия булган шәхесләр күп әле. Күп тармакларда хезмәт куеп, хәзер Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Вәкил Хаҗиев бик оста итеп халык җырларын башкара, Тулуш авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов гармунда оста уйный. Бәйрәм уңышлы килеп чыкты. Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновның тамаша барышында сәхнә уртасына чыгып бер төркем җирле үзидарә хезмәткәрләренә бүләк тапшыруы да бәйрәм рухын арттырды. Тантанага чакырылган хезмәт ветераннарына, үзвакытында районыбыз тормышында киеренке тырыш хезмәтләре белән җуелмас тирән эзләрен калдырган легендар җитәкчеләребез, олы хөрмәткә ия булган күренекле шәхесләребезнең дә бу тантанада катнашулары ямь өстәде. Башка елларда оештырылган бәйрәм тантаналарыннан үзгә буларак биредә берәү дә арымады, кайчан бетәр икән дип сәгатенә караучылар да күзәтелмәде, киресенчә, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашып, күңелләрне җилкендереп ял итеп кайттылар. Шуңа таралышканда һәркайсының нурлы йөзендә-канәгатьлек, сөенеч чаткылары балкыды. Соңыннан авыл җирлекләре җитәкчеләре истәлек өчен бергәләшеп фото сурәткә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia