Балык Бистәсенең Чирмешән авылында чишмә ашы узды
Моннан берничә ел элек эшмәкәр Таһир Зәйнуллин Чирмешән авылында чишмә урынын яңадан матурлап эшләтеп авыл халкын сөендергән иде.
Моннан берничә ел элек эшмәкәр Таһир Зәйнуллин Чирмешән авылында чишмә урынын яңадан матурлап эшләтеп авыл халкын сөендергән иде. Күптән түгел шунда чишмәләр ашы уздырылды. Аның белән бергә апасы Тәслимә, әнисе Насиха да кайткан иделәр. Чирмешәнлеләр янына Корноухово авылыннан да килүчеләр күп булды.
Авыл халкын хөрмәт итеп Казаннан Әхмәт хәзрәт, Мәхмүт хәзрәт тә килгән иделәр. Алар вәгазь укыдылар, җыелган халык белән бергә әрвахлар рухына дога кылдылар.
Язучы Госман Гомәр улы Чирмешән авылы тарихы турында тәфсилләп сөйләде. Быел Чирмешән авылында зыярат зурайтылган. Гайшә Арысланова балалары үз вакытында кешеләргә дини белем биргән һәм дәвалаган мулла ишан хәзрәт Вәлиулла каберлегенә чардуган куйганнар. Авылдашларын хөрмәт итеп искә алып бик саваплы эш башкарган алар.
Әхтәм Исмәгыйлев, Нургали Гарифуллин бу изге йола өчен сарык суйдырдылар. Бу көнне килгән кешеләр казанда пешкән тәмле аш, пылау, чәй белән сыйландылар. Табынны әзерләүдә Сәбилә Салахова, Мәдинә Исмәгыйлева башлап йөрделәр, аларга башкалар да булышты.
Чишмәләр ашына килгә барча кешеләр җан азыгы алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә таралышты.
Илсөяр Кәримова,
Корноухово авылы җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia