Балык-Бистәсенең “Бистә йолдызлары” кая булган?
Бөек Җиңүнең-75, ТАССРның 100 һәм Россиядә халык иҗаты елы кысаларында, 2020 елның 30 гыйнварындә Ямаш авылы мәдәният йортында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) тарафыннан әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Кичәдә районыбыз талантлары: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, композитор, музыкант, Ямаш авылы егете Халидин Әхәтов, республика җыр фестивальләре луреаты Лилия Ризаева, Сергей Фалин, гармунчы Рәмис Хуҗагарипов , мәдәният институты студентлары Таңсылу Мостафина, Роза Хуҗагарипова, популяр җырчылар Илмир Гайнетдинов, Данис Гарифуллин чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Исламия Сафина җитәкчелегендәге халыкара, республика фестивальләр лауреаты, Ямаш авылы мәдәният йорты “Чишмә” балалар фольклор коллективы чыгышы кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Халык һәрбер чыгышны алкышларга күмде.
Автор Фирдания Бәдретдинова
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа