Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең бер утырышында өч мәсьәлә каралды

Бер утырышта өч мәсьәлә каралды

Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта өч мәсьәлә каралды. Беренчесе – районда республикакүләм “Фотоконкурсы”н гамәлгә ашыру эшен оештыру мәсьәләсе. Бу турыда социаль мәдәни сфера бүлеге мөдире Рәхимә Рашитова сөйләде. Оешмаларга активрак булырга, бәйгедә катнашырга чакырды ул. Әлеге бәйгедә район икенче ел рәттән катнаша. Узган ел йөзләгән фотолар арасыннан 12се сайлап алынып республика этабына җибәрелгән булган. Берсе җиңү яулаган.

Икенчесе мәсьәлә – «Нацпроект «Экология» – детский взгляд» конкурсы барышы турында иде. Бу хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәйретдинова сөйләде. Агымдагы елда ул яңа бәйге. “Бәйгенең район этабы октябрь ае ахырында төгәлләнәчәк. Аннан соң сайлап алынган иң яхшы эшләр республика этабына җибәреләчәк”, -ди Гүзәл Хәйретдинова.

Милли проектлар буенча җәмәгать тыңлаулары турындагы сөйләшү- утырышның өченче мәсьәләсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев