Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең актив яшьләре «Студентлар штабы» республика проектында катнашты

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе агротехникумында тулай торакның актлар залы заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртелгәннән соң аны ачу тантанасы узды.

Безнең районның актив яшьләре югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында оештырылган «Студентлар штабы» республика проектында катнашты. Бу студентлар тулай торагында заманча уңай шартлар булдыру өчен бер мөмкинлек.
1 апрельдә конкурска йомгаклау игълан ителде. Шәһәрләр һәм уку йортлары арасында Балык Бистәсе агротехникумы да бар.
«Яшь гвардия»  хәрәкәтенең Казан җирле бүлекчәсенең активистлары-волонтерлары коворкинг булдыру буенча масштаблы эш алып бардылар. Балык Бистәсе агротехника техникумының студентлар тулай торагында җыелышлар, очрашулар һәм «Студентлар штабы» эшләр  өчен киңлек барлыкка килде.
Очрашуда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев катнашты. Ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, яшьләрне шундый уңышлары белән тәбрик итте һәм алга таба да уңышлы проектлар теләде.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов коллективны җиңү белән котлады һәм район, республика кысаларында «Яшь гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан алып барылган зур эшен билгеләп үтте. Аның волонтерлары ярдәм  кирәк булган кешеләргә баралар, патриотик акцияләр, өмәләр, белем бирү форумнары үткәрәләр, социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашалар.  
"Яшь гвардия"хәрәкәте төп эш юнәлешләренең берсе-патриотик хисләр тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау, өмәләр, территорияләрне чистарту, яшелләндерү буенча акцияләр үткәрү - безнең район волонтерлары, активистларының күркәм традициясенә әверелде. 
«Студентлар штабы» проекты учреждениеләрнең тулай торакларында заманча мультиформат киңлекләрен булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. «Яшь гвардия» Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе активын искиткеч проектта җиңүләре белән котлыйсы килә», - диде Илдар Таҗетдинов.
Аннары районның актив яшьләре белән җанлы аралашу булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса