Балык Бистәсендә Үзәк чыршы утлары кабызу тантанасы булды.
Кичә Балык Бистәсендә Үзәк чыршы утлары кабызу тантанасы булды.
–Без янәдән бергә җыелдык. Бу ел тискәре сюрпризлары белән ил өчен авыр булды. Шулай булса да без агымдагы елны лаеклы тәмамлыйбыз. Бүген барыбыз да бәйрәм чыршысының утларын кабызырга җыелдык. Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм бәйрәм рухы теләп калам,–диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.
Бәйрәмгә кече-олысы да килгән иде. Оешмалар төрле уен мәйданчыклары оештырды. Чара үзешчән артистларыбыз чыгышы, күңелле тамашалар, балалар өчен төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.
Үзәк чыршыны ачу танатанасында районның алты актив волонтерларын - Алисә Фугина, Алмаз Мөхәмәтшин, Роман Пигалев, Ольга Куприянова, Ләйсән Җәләлиева, Рәкыйп Шәкуровны сәхнәгә чакырып район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Шулай ук бүген беренче туган көнен билгеләп үтүче сабый – Күгәрчен авылыннан Самат Әхмәдиевны да котлап үттеләр. Ул 2019 елның 11 нче декабрендә Гөлсәрия һәм Айрат Әхмәдиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа