Балык Бистәсендә үзизоляция дәвам итә
Татарстанда үзизоляция буенча кайбер үзгәрешләр керә.
“Системаобразующий”, “поставщик” эре компанияләр үз эшләрен башлыйлар. Аның каравы, зиратларга бару буенча тыю кертелә. Болар хакында Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин имза салган карар бар.
Балык Бистәсендә үзизоляция режимы үтәлеше һәрдаим күз уңында. Хәбәрчеләребез Алина һәм Гөлназ Зариповалар төшереп кайткан видео язмаларда полиция хезмәткәрләренең урамнарда йөрүчеләрне тикшергән вакытны күрәсез.
Балык Бистәсендә тикшерү барышында 1 сәгать дәвамында 18 кагыйдә бозучы теркәлде. Аларга беренче тапкырга кисәтү ясадылар һәм аңлатма эшләре алып бардылар.
Әлегә иң дөресе - коронавирусның таралуын булдырмас өчен өйдә утыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа