Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Балык Бистәсе Востокзернопродукт” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

“Балык Бистәсе Востокзернопродукт” акционерлык җәмгыятен 13 ел тәҗрибәле җитәкче Рәкыйф Гыймадиев җитәкли.

Аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә 40 елдан артык эш стажы бар. Шул еллар эчендә кыр бригадасы бригадирыннан алып рәискә кадәр юл үткән ул.

- Бирегә җитәкче булып килгәндә, хуҗалык бер тракторчы һәм дүрт-биш сыер савучыдан тора иде. Миңа механизаторлар, комбайнчылар, белгечләр җыярга туры килде. Көзге культуралар чәчтек. Яңа техника, шул исәптән “Нью Холланд” тракторы да кайтартылды. Ул вакытта хуҗалык Г. Тукай исемен йөртә иде. Аннан “Красный Восток-Агро” ачык җәмгыяте составында эшли башлый. Бүген хуҗалыкта 57 кеше хезмәт куя. Аларның 27се – механизаторлар, 12се - терлекчеләр, калганнары - белгечләр.

Бездә көзге культуралар 2100 гектар җирне били. Аларны вакытында тукландыру өчен тагылма агрегатлар бар. Моның өчен ел саен ике “Туман” самолеты һәм ашлама тараткыч файдаланабыз. Көзен тиешле күләмдә ашлама керттек. Барлык культураларны тукландыру һәм чәчү өчен 400 тоннага якын ашлама кайтарылды.

Холдинг компаниясе безне чәчү орлыклары белән дә тәэмин итә. Кукуруз орлыгын алып кайттык инде, - дип сөйләде Рәкыйф Гарипович.

Җитәкче сүзләренә караганда, Холдинг компаниясе хуҗалыкны ягулык-майлау материаллары белән дә тәэмин итеп тора икән. Узган ел яздан көзгә кадәр ягулык, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр кайтартуда өзеклекләр булмаган.

Биредә башка хуҗалыклардан аермалы буларак, бөртекле культуралардан тыш кукуруз һәм көнбагыш та үстерәләр.

Ел саен 2500 гектардан артык җирдә  әлеге культураларны чәчәләр. Шулай ук көзге культуралар -  бодай һәм арышны да күпләп чәчеп үстерү белән башкалардан аерылып торалар. “Үстергән барлык уңышны элеваторларга тапшырабыз.  Узган ел җиде чит ил комабайны эшләде”, - ди хуҗалык җитәкчесе.

Хуҗалыкта 57 кешенең егерме җидесе механизатор. Шулай булса да, җитәкче әйтүе буенча, механизаторларга кытлык кичерә алар. Язгы кыр эшләре ике сменада оештырыла, менә икенче сменага тракторчылар җитешми икән. Бирегә күрше-тирә авыллардан да килеп эшлиләр.

“Бездә механизаторларның һәрберсе уңган”

Без килгәндә механизаторлар паркта техниканы ремонтлау белән мәшгуль иделәр. “Бездә механизаторларның һәрберсе уңган, тырыш ыша-нычлы. Техниканы яхшы беләләр. Эштән курыкмыйлар, – дип хезмәткәрләрен мактап алды җитәкче. 

Хуҗалыкта һәр механизатор үзләренең агрегатларын үзләре барлый икән. Хәзерге вакытта техника паркында агрегатларны ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә.

Булат Ханов һәм Расих Габитов хуҗалыкта күптәннән хезмәт куялар. Икесенә бер техника, ике сменада бер-берсен алмаштырып тату гына эшлиләр. “Яз җитү белән ВЗШ-21 агрегаты белән тырмага чыгалар. Аннан ПК-1200 белән культивация үткәрәләр. Инде бу эшләр төгәлләнгәч, комбайнга утыралар. Яңгыр явып кырга комбайн чыга алмаган көннәрдә дә кул кушырып утырмый алар. Трактор белән башка кыр эшләрендә катнашалар”,- ди Рәкыйф Гыймадиев. Егетләрдән эш барышы белән кызыксындык.

-91 еллардан бирле әлеге хезмәттә мин. Кечкенәдән әти янәшәсендә техника серләренә өйрәндем, район үзәгендә урнашкан СПТУда укып төпле белем алдым. Армия сафларында хәрби бурычымны үтәп кайткач, колхозга эшкә кердем. Комбанчы ярдәмчесе, тракторчы булып эшләдем. Әлеге хуҗалыкта Расих белән сменалап эшлибез. Безнең карамактагы техникалар яңа, заманча. Эшләве дә күңелле.  Иң элек чәчүгә чыгабыз, аннанкомбайнга утырабыз, соңрак сукага күчәбез, - дип аңлатып үтте Булат Ханов.

Фоат Мостафин турында сөйләп узды җитәкче. “Ел әйләнесендә эштә. Тырмага чыга, аннан «Оптима» техникасы белән чәчүгә тотына. Кыр эшләреннән туктап тораган арада ферма тирәсендә булыша”,- диде аның турында.

Комбайнда эш яңа ел алдыннан гына тәмамалана. Көзен бөртекле культураларны җыеп алгач, кукурузга тотыналар. Аннан туң төшкәч кенә көнбагыш суктыра башлыйлар алар.

Терлек симертү - отышлы юнәлеш

-Терлекчелектә 13 кеше эшли. Безнең ике ферма бар. Берсе биредә, икенчесе Күгәрчен авылында урнашкан. Симертү комплексында 300 дән 400 башка кадәр терлек тотабыз. Баш саны һәрчак үзгәрә, чөнки үгезләрне 450 килограммга җиткәч «Русский мрамор» җәмгыяте ит комбинатына тапшырабыз. Шушы көннәрдә 50 баш терлек  тапшырдык, алар урынына башка терлекчелек комплексларыннан 50 баш алып кайттык, - дип сөйләде җитәкче.

Күгәрчендә урнашкан симертү комплексында Фаил Шәрипов һәм Фәүкат Мингарипов хезмәт куя. Бүген алар 900 грамм артым алалар. Үгезләрне алты айдан кирәкле авырлыкка җиткәнче үстерәләр.

Терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен, “Востокзернопродукт” хуҗалыгы сенаж, силос, фураж,  изелгән (плющенный) кукуруз әзерли. Шулай ук холдинг компаниясенең катнаш азык заводларыннан катнаш азык та алып кайталар. Азык культураларыннан күпьеллык үлән, люцерна клевер, донник һәм кукуруз үстерәләр. Азык 1-2 елга запас белән әзерләнә, холдинг компаниясенең башка хуҗалыкларына да саталар.

Симертү комплексында терлекләргә азыкны «МТЗ-1221» тракторына тагылган миксер ярдәмендә тараталар. Малларны Германия технологиясе буенча симертә алар. Бинада билгеле бер температура саклана, алар алдында һәрвакыт җылы су тора.

Фаил Шәрипов биредә тырышып хезмәт куя. Ул белгечлеге буенча шофер-тракторчы. Комплекста ике ел эшли. Бирегә җитәкче чакыруы буенча килгән. Бу хезмәт белән ул күптән таныш, моңарчы Балыклы Чүкәй авылында терлекче булып эшләгән булган. Биш ел элек гаиләсе белән Күгәрчен авылына туган йортына кайтканнар алар.

Биредә эш сәгате иртәнге алтыдан башлана. Малларны ашаталар, аннан бинаны җыештыралар.

Хезмәт сөючән һәм үз эшләрен яхшы белгән, тырыш хезмәткәрләр бүгенге көндә хуҗалыкның тоткасы.

Таңсылу Минһаҗева, Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса