Балык Бистәсендә яшәүче Нина Гришанинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
***
15 ноябрьдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гришанина Нина Кирил кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Таҗетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, Балык Бистәсе муниципаль районы шәһәр җирлеге Башлыгы Марс Магизов, ветераннар Советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia