Балык Бистәсендә яшәүче ир - ат суд каршында җавап биргән
Агымдагы елның сентябрь аенда Балык Бистәсе район суды тарафыннан чит кеше әйберен урлауда гаепләнеп бер авыл кешесенә карата җинаять эше кузгатылган иде.
Май көннәренең берсендә Н. үзенең бертуганы А. га кунакка кайта. Кичен мунчада юынып чыкканннан соң Казанга кайтып китә. Кайтып җиткәч үзенең сул кулында алтын сәгате юклыгын аңлап ала. Шунда ук туганына шалтыратып мунча өй алдысындагы тәрәзә төбендә калдыруын әйтә, аның барлауын үтенә. Бераз вакыт үтүгә туганы шалтыратып сәгатьнең анда юклыгын әйтә. Н. киткәч мунчага күршеләре З. керүен белдерә.
З. гражданины А.га хуҗалык эшләрен алып барырга булыша икән. Сәгатьнең югалуын белгәч А. ның хатыны З. дан аны кайтаруын сораган. Ләкин ул берни алмавын белдергән. Хатын-кыз аның әти-әнисенә барган. Алар улларында андый сәгатьне күрүләрен, аның ай ахырында Казанга эшкә урнашырга баруын һәм зур суммадагы акча белән кайтуын әйтәләр. Н. ның туганы полиция хезмәткәрләренә сәгатьнең югалуы турында гариза яза. Ир- атлар кул сәгате булуын (585 нче пробалы алтын, 12,94 грамм), һәм Н.га хатыны бүләге буларак кадерле икәнен җиткерә.
Гаепләнүче З. үзенең хатасын тулысынча таный, ул көнне күршесенә булышканын әйтә. Эштән соң рөхсәт сорап мунчага юынырга керә һәм анда алтын сәгатне күреп урлый. Берничә көннән шәһәргә барып аны ломбардка тапшыра, акчаны үз кирәк-яракларына тота. Ул Н.га 47290 сум күләмендә материаль зыян сала. З. зыян күрүчедән гафу үтенә, аңа сәгать бәясен түли. Н. аңа бернинди дәгьва булмавын белдерә һәм җинаять эшен туктатуны сорый.
Балык Бистәсе район суды З.ны Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 2 нче бүлеге, “В” пункты нигезендә гаепле дип тапты һәм 300 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләде.
Дәгъвачының гаризасын кире алу сәбәпле, Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль кодексының 44 нче маддәсе нигезендә бу эш туктатыла.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia