Балык Бистәсендә яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе Туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды.
Музей директоры Гөлфия Гарипова кунаклар белән таныштырды, паспорт системасының тарихы һәм эволюциясе турында сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгы Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе, полиция подполковнигы Әлфия Әлмөхәммәтова яшь буынга паспорт тапшырды. “Бердәм Рәсәй” партиясенең җирле бүлекчәсе «Яшь гвардия» җитәкчесе Диана Фатыйхова истәлекле бүләкләр бирде. Аннан музейның фәнни хезмәткәре кунакларга экскурсия үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа