Балык Бистәсендә янәдән бер объект сафка басты
Районыбызда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырылып килә.
Бүген аның чираттагысы - 18 нчесе,Тәберде Чаллысы авылында ачылды. Санаулы айлар эчендә төзелгән әлеге пунктның торышына, җиһазланышына, мондагы шартларның уңайлылыгына ак көнләшү белән карарлык. ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.
Яңа бина медицина хезмәткәрләренә эшләр өчен бөтен шартларны тудыра, шул ук вакытта ул авыл халкының сәламәтлеген ныгытуга, беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк.
Бу хакта модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасында чыгыш ясаган район башлыгы Илдар Таҗетдинов та әйтеп узды.
(Язманы тулысынча газетабыз битләреннән укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа