Балык Бистәсендә "Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә
Агымдагы елның 7 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше вафат булган, бу 24,5 процентны тәшкил итә.
Июль аенда җәяүлеләр арасында һәлак булучылар саны, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 33,3 процентка (узган ел - 6, быел 8) арткан.
Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында 241 фаҗига теркәлгән. Нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган, 243 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл-транспорт фаҗигаләре саны 8,1 процентка ( 223), һәлак булучылар саны 2,7 тапкыр (3) һәм җәрәхәтләнүчеләр саны 5,2 процентка (231) арткан.
Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң еш була торган чоры тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Күпчелек очракта ул киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмау сәбәпле.
2021 елның 10 августыннан 23 августына кадәр Балык Бистәсе районы территориясендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Җәяүле»профилактик чарасы үткәрелә.
Чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәүчеләрне, җәяүлеләр тарафыннан юлны тиешле урында аркылы чыкмау, светофорның тыелган төсендә хәрәкәтләнү, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмау белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау эше көчәйтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia