Балык Бистәсендә ял көннәренә бәйрәм программасы
Бергә каршылыйк, күңелле уздырыйк!
Ял көннәренә бәйрәм программасы
Яңа ел көннәрендә Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында түбәндәге күңел ачу чаралары уздырыла:
1 гыйнвар – “Кышкы уеннар” (Агротехник техникум оештыра)
2 гыйнвар – “Кышкы күңел ачу” (район социаль яклау бүлеге һәм Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
3 гыйнвар – “Яңа елда могҗизалар” (балалар иҗат үзәге)
4 гыйнвар – “Яңа ел мозаикасы” (район мәдәният йорты)
5 гыйнвар – “Яңа ел сәяхәте” (үзәк китапханә)
6 гыйнвар – “Яңа ел” гаилә-балалар уеннары (яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге)
7 гыйнвар – “Раштуа могҗизасы” концерт программасы һәм балалар өчен конкурслар (район мәдәният йорты, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге)
8 гыйнвар – “Яңа ел маҗаралары” (балалар сәнгать мәктәбе һәм Балык Бистәсе гимназиясе)
9 гыйнвар – “Яңа ел әкияте” (балалар иҗат үзәге)
Шулай ук кышкы каникул чорында, 3-7 гыйнварга кадәр, район мәдәният йорты балаларны “Әкият һәм маҗаралар иле”нә – кино бәйрәменә дәшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа