Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яңа спорт объекты – “Слобода-Арена” боз сарае ачылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов карары нигезендә, республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Яңа төзелгән спорт объектларының берсе - Балык Бистәсе муниципаль районына туры килүе балыкбистәлеләр өчен аеруча куанычлы вакыйга булды.

16 декабрь көнне Балык Бистәсе “Слобода-Арена” спорт объекты ачылышына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, “ФОРТЭКС” җәмгыяте генераль директорының төзелеш эшләре буенча урынбасары Азат Ганиев килде. Кунакларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Балык Бистәсенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча начальнигы Илназ Шакиров,  “Слобода-Арена” боз сарае директоры Никита Фадейчев һәм башка җаваплы тармак вәкилләре каршы алды.

Бистәлеләрнең кунакчыллыгы һәм күркәм йоласына туры китереп милли киемнәрдәге кызлар кунакларга иң әүвәл ипи-тоз һәм чәк-чәк тәкъдим иттеләр.

Спорт объекты матурлыгы белән ерактан ук күзгә ташланса, эчке яктан иркенлеге, уңайлылыгы белән һәркемне җәлеп итәрлек иде. Боз сараен ачу тантанасында чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин да моны игътибарга алды һәм республика шәһәрләрендә, районнарда спорт объектлары төзүнең уңышлы баруын әйтеп узды. Ул “Слобода-Арена” сараеның  балыкбистәлеләргә дәрәҗәле ярышларда катнашу өчен спортчыларны сыйфатлы әзерләү мөмкинлеге бирер, дигән ышанычын белдерде, спорт инвентаре һәм җиһазлары алу өчен100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

 “ФОРТЭКС” җәмгыяте генераль директорының төзелеш эшләре буенча урынбасары Азат Ганиевның Никита Фадейчевка объект ачкычын тапшыруы – бу сәгатьләрдә иң дулкынландыргыч мизгел булгандыр мөгаен. Күңелләргә канат куйган, киләчәкнең якты булуына өмет тудырган минутлар иде бу. Тантанада шулай ук объект төзелешендә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куйган “Фортэкс” җәмгыяте уңганнары да бүләкләнде.  

-Боз сараеның ачылуы балыкбистәлеләр өчен көтеп алынган олы вакыйга. Әлеге куанычны безгә бүләк иткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Министрлар Кабинеты җитәкчелегенә шәхсән үземнән һәм район халкы исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Балык Бистәсе муниципаль районы өчен әлеге объект төзелеше - беренчедән, үсеп килүче һәм өлкән буынны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Икенчедән, спортның ике искиткеч төре - алкалы хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу район җирлегендә танылган спортчылар үстерүгә дә юл ачар дигән өмет-ышанычны бирә, - диде үзенең җавап чыгышында район башлыгы Илдар Таҗетдинов.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин фатыйхасы белән бозга беренче алка төшерелде һәм яшь спортчылар хоккей уенын башлап җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса