Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Яңа ел каникуллары дәвам итә

Кышкы каникуллар, Яңа ел каршылаудан килгән күтәренке кәеф дәвам итә.

Район Үзәк мәйданы һәр кичне бәйрәм чараларыннан гөрли. Бүгенге программаны исә район мәдәният йорты хезмәткәрләре төзегән. Алар инде үз эшләренә тел-теш тидерә торганнардан түгелләр, җыр-моңга, төрле уеннарга бай бәйрәм чарасы райондашларны ерактан ук үзенә дәште. Әнә тылсымлы таягы белән Кыш бабай, аның янәшәсендә гүзәлләрдән-гүзәл Кар кызы килүе дә күренде.


- Яңа ел белән котлар өчен ераклардан килдек без бүген. Сезгә ихласлык белән шатлык-бәхет, саулык телибез. Һәрберегезнең күңелендә изгелек, сафлык яшәсен! Дөньялар тыныч, имин булсын! – дигән теләкләрен җиткерде Кыш бабай. Кар кызы исә тамашачыга матур җырын бүләк итте.
Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаулар, әкият персонажларының театральләштерелгән тамашалары, җыр-биюләр бер-бер артлы чиратлашып алып барылды. Әмма башка көннәрдәге чаралардан аермалы буларак, мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен аерым, өлкәннәр өчен 80-90 нчы еллар дискотекасы да оештырган иде. Кичә дәвамында Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә истәлек фотосына төшү мөмкинлеге дә булды.


... Әнә шулай Яңа ел каникулларының янә бер көне узып китте. Кешелек дөньясы иртәгесе көнгә якты уйлар, матур хыяллар белән алга атлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса