Балык Бистәсендә Яңа ел бәйрәмендә узачак чаралар билгеле
Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында (18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр) түбәндәге күңел ачу чаралары булачак:
1 гыйнвар – “Менә кабат яңа ел” театрлаштырылган яңа ел күренеше (Агротехник техникум оештыра)
2 гыйнвар – “Кышкы күңел ачу” Яңа ел уеннары программасы (район социаль яклау бүлеге һәм Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
3 гыйнвар – “Яңа ел могҗизалары” (балалар иҗат үзәге)
4 гыйнвар – “Яңа ел мозаикасы” (район мәдәният йорты)
5 гыйнвар – “Яңа ел сәяхәте” (үзәк китапханә)
6 гыйнвар – “Яңа ел көч сынашулары” гаилә-балалар уеннары (яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге)
7 гыйнвар – “Раштуа могҗизасы” концерт программасы һәм балалар өчен конкурслар (район мәдәният йорты, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге)
8 гыйнвар – “Яңа ел чыршысы яны маҗаралары” (балалар сәнгать мәктәбе һәм Балык Бистәсе гимназиясе)
9 гыйнвар – “Яңа ел әкияте” Күңел ачу программасы (балалар иҗат үзәге)
Шулай ук кышкы каникул чорында, 3-7 гыйнвар көннәрендә, (район киноучреждениесе) “Әкият һәм маҗаралар дөнясында» – кино бәйрәменә чакыра, гыйнварда Юлсубино авылында «Яңа ел чана шуу” район бәйрәме булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа