Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.
Узган ял көннәрендә 18 пациентка пневмония диагнозы куелган.
Район халкын бу инфекциядән вакцинацияләү дәвам итә. Инде 15 кеше вакцинацияләнгән.
Район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә. Прививканы ясатырга кирәкме? Бу хакта тулырак җавап алу максатыннан Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаевка мөрәҗәгать иттек.
- Хәзерге вакытта яңа коронавирус инфекциясеннән саклануның һәм авыруны җиңүнең бердәнбер ысулы – вакцинация үтү һәм күмәк иммунитет формалаштыру.
Вакцина ясату мөмкинлеге булдыру район халкы өчен бик уңайлы.
Бүгенге көндә вакцинация өчен бердәнбер чикләү – ул яшь балалар. Сәламәтлеге буенча вакцинация ясатуга каршылык булмаган һәркем бу хезмәт күрсәтелә. Аның өчен поликлиникага килергә кирәк.
Бу процедураны вакцина компонентларына аеруча сизгер, йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар чорында, хроник авырулар кискенләшкән вакытта (вакцинацияне 2-4 атнадан соң яки ремиссиядә үткәрәләр), йөклелек яки имезү чорында, 18 яшькә кадәр үткәрү тыела.
Вакцинация уздырыр алдыннан табибның каравы зарур.
Вакцинацияне 2 этапта үткәрәләр: башта – 0,5 мл. дозада бер компонент, 21 нче көндә - шул ук дозада икенче компонент кертелә. Вакцинациядән соң 30 минут дәвамында медицина оешмасында калырга кирәк. Бу аллергик реакцияләрне кисәтү өчен эшләнелә.
Вакцинация уздырганнан соң беренче тәүлекләрдә кыска вакытлы (калтырату, тән температурасының күтәрелүе һәм башкалар), инъекция урынында авырту, шеш булырга мөмкин. Вакцинациядән соң 3 көн дәвамында инъекция урынын юмаска, саунага, мунчага йөрмәскә, алкоголь кабул итмәскә, артык физик күнегүләрдән сакланырга киңәш ителә.
Вакцинация урыны кызарып торганда, авыртканда антигистамин чаралар кабул итәргә кирәк. Ә тән температурасы күтәрелсә нестероид чаралар кулланырга мөмкин.
Вакцина ясалуга карамастан пациент битлек һәм перчаткалар кияргә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа