Балык Бистәсендә узган ярминкәләрдә көзге муллык чагылды
Элек-электән көзге мул уңыш җыеп алынганнан соң район үзәкләрендә, авылларда сәүдә ярминкәләре гөрләгән. Үзенә кирәкле товарлар, туклану продуктларын халык шул чагында алып калган. Әлеге күркәм гамәлләр бүгенгә кадәр матур йола булып килә. 1 октябрь – Өлкәннәр көнендә булып узган район үзәгендәге ярминкә дә шуның дәвамы иде.
Иртәнге сәгатьләрдә үк халык мәдәният йорты каршына ашыкты. Бер якта рәт-рәт булып тезелгән вак сәүдә нокталары, икенче якта машиналар белән килгән утын, печән кебек хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да мулдан, теләгәнең сайлап ал гына! Ә сайлау мөмкинлеге чыннан да зур. Райондашларыбызның ышанычын яулаган крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәп коллективлары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарлар, туклану продуктларын халыкка тәкъдим итүдә иренми эшлиләр. Әнә, Кызыл Йолдызлылар төяп килгән каен агачларын, ярылган утыннарны машина белән сатып алучыга илтеп үк бирергә әзерләр.
Район хәзерләүләр конторасы да табигать нигъмәтләрен сатуга чыгарган. Мәтрүшкә, иван-чәй, сукыр кычыткан, меңъяфрак, әрем кебек үсемлекләр янәшәсендә нарат, каен бөреләре, хуш исле имән, каен себеркеләре дә үтеп баручыларны үзенә тарта.
Мәгариф хезмәткәрләре ярминкәдә иң активлары, алар бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрнең мул уңышы өстәлләргә тезелгән. Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе, Югары Тегермәнлек, Трой-Урай, Балык Бистәсе 2 нче мәктәпләре кишер, кәбестә, чөгендер, суган, сарымсак, болгар борычы, кыяр, бәрәңгеләр белән беррәттән, пешкән кайнар пирожкиларны тәкъдим итәләр. Бәяләре дә халык өчен бик кулай. Суган, кәбестә, бәрәңгеләрне райондашлар аеруча күпләп ала икән.
“Круг” җәмгыяте ысланган, киптерелгән балыклар белән беррәттән, төрледән-төрле яңа тотылган балыклар алып килсә, “Мингалиев И.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгы сатуга күркә итләрен куйган. Ярминкәгә килүчеләр шулай ук ООО «Кама» тәкъдим иткән продуктларны, сөт сату нокталарын да буш тотмады. Коймак, кайнар чәй белән җылыныйм дисәң, авыл хуҗалыгы идарәсе кызлары әзерләгән өстәл дә сатып алучыларны үз янына дәште.
Бу көнне очрашып сөйләшкән һәркем күңелендәге уй-фикерен, ихлас рәхмәтләрен оештыручыларга, сәүдә итүчеләргә җиткерде. Чыннан да мондый ярминкәләр хуҗалыкларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне реализацияләү өчен юл ачса, икенчедән райондашларның кышка яшелчәләр белән әзерлек ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлеген дә бирде.
“Кулларыннан гөл тама”
Мәдәният йортына керүчеләрне иң элек район үзәк китапханәсе коллективы оештырган ял почмагы каршы алды. Монда истәлеккә фотога төшәргә дә, тәмләп чәй эчәргә дә мөмкин. Шулай ук бер читтә тарихыбызны чагылдырган экспонатлар белән музей хезмәткәрләре таныштыра.
Ә инде өлкәннәребезнең фантазиягә бай күңеле район мәдәният йорты фойесына куелган күргәзмәдә ачык чагыла. Әнә гаҗәеп матур кыр чәчәкләре, кызыл розалар ап-ак ситсага чигелеш булып төшкән, табигать фасылларын сурәтләгән күренешләр картиналарга күчкән. Рәсемнәрдә төрле төсләрдән уелган көзге моңсулыкны да, шау чәчәкле җәйләрнең балкышын да тоясың. Сокланулы карашны берсеннән икенчесенә күчергәндә күңел халәте тагын да байый. “Кулларыннан гөл тама”, дигән чагыштырулы мактауларга бик лаек өлкәннәребез. Берсен әйтеп, икенчесен читтә калдыру һич мөмкин түгел. Бәйләгән җылы шарфлар, бияләй, оекбашларда аларның кул җылысы саклана сыман. Афәрин! Мең рәхмәт сезгә, шушы матурлыкны буыннан-буынга җиткерүче апа-абыйларыбыз, әбиләребез!
«Картаямыни соң йөрәк?»
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсенең тантаналы өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов өлкәннәребезне котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
-Җөмһүриятебез, районыбыз өчен күп көч, хезмәт куйган халык сез. Бүгенге мул тормышта яшибез икән, анда сезнең дә лаеклы өлешегез бар. Һәр барчагызга матур картлыкка җитәргә язсын, бәхет-шатлыкларда яшәү насыйп булсын, – дигән теләкләр бу минутларда йөрәктән-йөрәккә күчте, ихлас рәхмәт булып иреште.
Балык Бистәсендә яшәүче Мәрзия апа Маняковага 85 яшь тулу уңаеннан истәлек бүләкләре дә тапшырылды.
Аннан сәхнә тулысы белән өлкәннәребез иркенә күчте. Бер-бер артлы чыгыш ясаган сәхнә ветераннары, үзешчәннәребезнең таланты залдагыларның алкышлары белән бәяләнде. Күңелле ял да, искитәрлек концерт та булды ул. Татар, рус халык җырларын нәфис сүз осталары, биючеләр алыштырды, гармун күрегеннән чыккан моңнар исә диварларга сугылып күңелләргә кайтаваз булып урнашты. Һәр чыгыш тамашачы мәхәббәте белән кабул ителде. Халкыбызның тутыкмас моңын, райондашларыбызның талантын, сәләтен ачты бу кичә.
Мөлаем карашлы, сөйкемле өлкәннәребезгә киләчәктә дә бүгенге кебек күңел көрлеге белән яшәргә, шатлык-куанычларда гомер кичерергә насыйп булсын!
Фәрвәз Каюмова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа