Балык Бистәсендә узган утырышта әһәмиятле мәсьәләләр каралды
Шушы көннәрдә район хакимиятенең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының унберенче утырышы узды.
Аны район башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 19 декабрендә кабул ителгән VI-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Программасына үзгәрешләр кертү турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән экспериментлар оештыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2013 елның 4 апрелендәге XXVI-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
7. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia