Балык Бистәсендә утырыш булып узды
30 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш унөченче утырышы булып узды.
Анда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш, Олы Елга, Урахча, Юлсубино, Шомырбаш, Балыклы Чүкәй, Биектау, Бәтке, Олы Кульга, Котлы Бөкәш муниципаль авыл җирлекләре берәмлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Уставына булган протестны карау турында мәсьәләләр каралды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 13 мартында кабул ителгән LII-2 номерлы карарына; Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2016 елның 23 апрелендәге X-13 номерлы карарына протестны карау, «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 11 ноябрендәге IV-6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү; «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын билгеләү, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны тоту хисабы турындагы мәсьәләләр каралды.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia