Балык Бистәсендә укучылар челтәр үрергә өйрәнәләр
Район халкы элек-электән матурлыкка омтылып яшәгән. Үзләре тырыш, уңган, менә дигән һөнәр осталары булганнар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- ди халык мәкале.
Халыкның үзенчәлекле шөгылен - таякчыклар белән челтәр бәйләүне яшь буын бүген дә сакларга тырыша.
Рәмзия Фәттахова җитәкчелегендәге челтәрчеләр түгәрәгендә олысы кечесе челтәр бәйләү серләренә өйрәнәләр. Әлеге һөнәрнең үзенчәлекле тарихы да бар. “Балык Бистәсендә челтәр үрү белән 17 гасыр башында ук шөгыльләнә башлыйлар.
Район үзәгендә челтәр үрү кәсебенең матурлык, осталык һәм сыйфат ягыннан иң зур чәчәк ату чоры алпавыт исемнәре белән бәйле. 1820 елда Наталья Донаурова “челтәр үрү” эшен үз карамагына ала. Алар мәктәбендә укып чыкканнар әлеге һөнәр белән ныклап торып шөгыльләнә башлыйлар. Балык Бистәсендә 600 гә якын челтәр үрүчеләр булган. Челтәрләргә бик күп заказлар биргәннәр, хәтта чит илләрдән дә соратып алганнар”,-дип сөйләп үтте Рәмзия апа.
Район үзәгендә челтәр үрү түгәрәге 2009 елдан бирле эшләп килә. Шул еллар эчендә җитәкче чын осталар тәрбияләргә өлгерә. Челтәр бәйләү һөнәрен ныклап үзләштергән хатын-кызлар Рәсәй, республикакүләм оештырылган фестивальләрдә, күргәзмәләрдә катнашып Диплом, рәхмәт хатларына ия булалар. Шулай ук яшь буынга мастер-класслар күрсәтеп күргәзмәләр оештыралар.
Ун ел эчендә әлеге һөнәр серләренә шактый хатын-кызлар өйрәнгән. Инде ике елга якын балалар да түгәрәккә кызыксынып йөри икән. Укучылары - Зөһрә Шәфигуллина, Айсылу Мингарипова, Адилә һәм Камилә Габдриевалар, Адилә һәм Динә Хөснетдиновалар, Полина Сведущева турында мактап кына сөйли Рәмзия апа. “Һәрберсе түгәрәккә зур теләк белән килә. Бик тырышып өйрәнәләр.
Җиңел шөгыль димәс идем. Түземлек, игътибарлылык сорый торган эш. Биредә өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Челтәр үрү сәнгате безгә мирас булып килгән. Шуңа күрә аны һичшиксез өйрәнергә, белергә тиешбез. Кызыксынучы балалар булганда бу һөнәребез онытылмас, киләчәге өметле булыр дип уйлыйм”,-ди горурланып түгәрәк җитәкчесе. Беренче ел түгәрәккә йөрүче кызлар челтәр үрүнең дүрт мөһим элементларының беренчесен үтәп, икенчесен эшли башлаганнар. Кагыйдә буларак икенче элементны дүрт метр эшләгәннән соң гына өченчесенә күчергә була икән. Ә менә икенче елын шөгыльләнүчеләр балык, кар бөртеге, муенса үрергә өлгергәннәр. “Үзәк китапханәдә челтәр үрүгә багышланган чарада катнашып кайтканнан соң, миндә бу шөгыльгә карата кызыксыну уянды. Үрелгән әйберләрне күргәнем бар иде, тик болай эшләнгәнен белми идем. Класстан берничә кыз әлеге түгәрәккә йөри башладык. Мин бизәнү әйбере (чокер) һәм чыршы уенчыгы үрдем. Күптән түгел ябалак сурәтен үрә башладым”,-ди Балык Бистәсе гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Зөһрә Шәфигуллина. Шул ук мәктәп укучылары бертуган Адилә һәм Камилә Габдиевалар да бирегә бик теләп йөриләр икән.
Адилә икенче сыйныфта гына булса да үрү элементларын тиз өйрәнә. “Мин дә үзәк китапханәдә үткән чарадан соң түгәрәккә йөрергә булдым. Биредә бик ошый. Түгәрәккә сеңлем белән бергә киләбез. Балык Бистәсе эмблемасы – мәрсин (осетр) балыгы, чукча, чокер, кар бөртеге рәсемнәре үрдем”,-дип сөйләде Камилә. “Мин элементларны өйрәнгәннән соң чәчәк сурәтен үреп карадым. Хәзер ябалакка керештем”,- дип сүзгә кушылды сеңлесе Адилә.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа