Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды

Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.

Шуның нигезендә үз илеңә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә.     
Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге мәгълүмати - пропаганда төркеменең чираттагы утырышында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча профилактик эш турында районның имам-мөхтәсибе Радик Хисаметдинов хисап тотты.
- Балык Бистәсе районында 44 мәчет теркәлгән. 11 мәчет куркынычсызлык паспортын, 33 - тикшерү акты рәсмиләштергән. Бүгенге көндә 11 мәчетнең алтысында («Үзәк», Күки, Яңавыл, Кече Әшнәк, Трой- Урай, «Сафар» мәчете) 2 шәр видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
2022 елда барлык мәчетләрнең әдәбияты тикшерелгән, тыелган әдәбиятлар табылмаган. Һәр ел саен сентябрь ае Татарстан Республикасында «Экстремизмга-юк» дигән девиз белән уза. Айлыкның максаты - яшьләрнең, гомумән, җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара һәм конфессияара татулык, шулай ук халыкның терроризм һәм экстремизм күренешләренә тискәре караш тудыру. Балык Бистәсе мөхтәсибәте бу чаралардан читтә калмый, аларда актив катнаша.
Һәр квартал саен Балык Бистәсе «Үзәк» мәчетендә җыелыш үткәрәбез. Соңгы җыелышта имам-хатыйпларга 4 елга таныклыклар тапшырылды. Җыелышта даими рәвештә терроризмга каршы комиссия сәркатибе Николай Карпеев катнаша. 
2022 ел Россиядә мәдәни мирас һәм халык сәнгате елы дип игълан ителде. Шулай ук быел ил күләмендә  Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә үткәреләчәк чараларга экстремизмга каршы профилактик эшләр кертеләчәк. Туган җирдә тыныч яшәү - барыбызның да иминлеге өчен мөһим!
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры Рафис Минһаҗев мәктәптә интернет, социаль челтәрләрдә укучылар арасында деструктив күренешләрне ачыклау буенча махсус алгоритм, ата-аналар һәм интернет-ресурслар белән куркынычсыз режимда эшләү буенча укучылар белән аңлату эшләрен оештыру турында сөйләде.
- Татарстан Республикасы халыкның милләтара татулык һәм төп традицион конфессияләр арасында толерант мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә булган төбәк буларак характерлана. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә конфликтлы хәлләр теркәлмәгән.
Балык Бистәсе районы полиция бүлеге тарафыннан яшьләр даирәсендә чит идеологияләр таратуга каршы, аларны хәрби-патриотик тәрбияләү,  милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә толерант карашны оештыруга юнәлдерелгән эш алып барыла.
Хәзерге вакытта 8 балигъ булмаган бала - ПДНда , район мәктәпләрендә 18 балигъ булмаган бала исәптә тора. Яшәү һәм уку урыны буенча балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып барыла, - диде Балык Бистәсе муниципаль районында ТР Эчке эшләр министрлыгының оператив эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Тимербулатов үз чыгышында.
Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы мөдире Фәния Адиатуллина мәктәпкәчә учреждениеләрдә терроризм куркынычы янаган вакытта күнегүләр һәм өйрәнүләр үткәрелүе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында халык арасында терроризмны һәм экстремизмга каршы  эшчәнлек турында Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев чыгыш ясады.
-Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнарының, җәмәгатьчелекнең, массакүләм мәгълүмат чараларының тырышлыгын берләштереп кенә районда яшәүчеләрнең терроризмга һәм экстремизмга каршы тору дәрәҗәсен арттыруга ирешергә мөмкин, - диде ул. 
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса