Балык Бистәсендә техниканың саклауга куелышын тикшерделәр
Кичә районыбызның агропромышленность предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс булды.
Хуҗалыкларның бу мөһим эшләргә әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры урынбасары О. Земсков җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде. Комиссия составында шулай ук министрлыкның техник коралланыш буенча сектор мөдире Ян Клетников, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, идарәнең механизация буенча консультанты Зөфәр Әхтәмов, дәүләт техник күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча инспекция начальнигы Ленар Гыймаев та бар иде.
Комиссия әгъзалары районыбызның “Кама-Агро”, “Масловский”, “Солтан”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Кулон Агро”, ВЗП Балык Бистәсе”җәмгыятьләрендә, Шәмсетдинов, Габдриев крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләрнең барышы белән таныштылар.
Тулаем алганда, район хуҗалыкларында комбайннарны, тагылма техниканы тиешле таләпләр югарылыгнда кышкы саклауга куйганнар, ремонт эшләренә дә керешкәнәр. “Кама Агро”да тырмаларны төзекләндереп бетергәннәр дә инде. Чиратта чәчкечләр,тракторлар. “Солтан”да ике ашлык җыю комбайнын ремонтка керткәннәр. Башка хуҗалыкларның да, кем әйтмешли, “ итәкләре җыелган,җиңнәре сызганулы”. Машина-трактор паркларындагы тәртипне бәяләгәндә, комиссия әгъзалары механизаторларга тудырылган хезмәт шартларын,нәтиҗәле хезмәткә кызыксындыру чараларын да күз уңында тоттылар.
Барысын да бизмәнгә салгач, “Кулон Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә беренче урын бирелде. Икенче урынга “Масловский” җәмгыяте чыкты. Комиссия булган башка хуҗалыкларда да эш оештырылышы “яхшы” бәясен алды. Һәр хәлдә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Балык Бистәсе хуҗалыкларының алар моңа кадәр булган районнарга караганда күп мәсьәләләр буенча өстенрәк булуларын билгеләп үттеләр.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа