Балык Бистәсендә тегү цехы ачылды
Дистәләрчә ел дәвамында буш торган халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү (КБО) бинасында яңа тегү цехы ачылды.
Чистай шәһәре эшмәкәре Наил Манашев бинаның икенче катындагы дүрт бүлмәне ремонтлаткан. Биредә якты, уңайлы цехтан тыш хезмәтчәннәр өчен киенү-чишенү, чәй эчү бүлмәләре җиһазландырылган. Башка уңайлыклар да булдырылган. Тегү цехына бик күп операцияләр эшләргә сәләтле, заманча тегү машиналары урнаштырылган.
Цех белән тәҗрибәле тегүче Любовь Курочкина җитәкчелек итә. Әлегә биредә 8 хатын-кыз эшли икән. Якын киләчәктә 40 эш урыны булдырырга, алга таба тагын да киңәергә исәпләре.
– Тегүчеләребезнең өчесе генә махсус белемгә ия. Калганнары да тегүче һөнәре серләрен бик тырышып үзләштерәләр, – ди Любовь Курочкина.
Тегүче хатын-кызлар бу цех ачылуга бик шат булуларын белдерделәр. Эш шартларыннан да канәгать алар. Моңа кадәр берәүләре озак вакытлар эшсез утырганнар, икенчеләре май комбинатына йөргәннәр икән.
Район җитәкчелегенең инвесторлар җәлеп итү буенча алып барган нәтиҗәле эшчәнлегенең чираттагы “җимеше” инде бу.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа